Карар 14.03.2019 №226 "«Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен тормышка ашыру турында» Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында"

Россия Федерациясе Торак Кодексына туры китерү максатында Арча район Советы КАРАР БИРӘ:

1. 2015 елның 12 августындагы 348 нче Арча район Советы карары (2018 елның 24 апрелендәге 179 нчы номерлы редакциясендә) белән расланган Арча муниципаль район территориясендә муниципаль торак контролен тормышка ашыру турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә:

1) 1 нче бүлекнең 4 нче пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4. Арча муниципаль районында муниципаль торак контролен тормышка ашыручы орган булып Арча муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – башкарма комитет), муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган булып – Арча мунициапль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге тора».

2) 2 нче бүлекнең 12 пунктының 6 подпунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «6) дәүләт торак күзәтчелеге органына, муниципаль торак контроле органына гражданнардан, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрдән, юридик затлардан, аерым алганда, система аркылы кергән мөрәҗәгать һәм гаризалар, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан кергән мәгълүмат, күпфатирлы һәм торак йортларда яшәүче милекчеләргә яки кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү, хезмәт күрсәтүне туктату яки чикләү кагыйдәләрен, торак милекчеләре ширкәте, торак, торак-төзелеш яки башка төр махсуслашкан кулланучылар кооперативы төзү, торак милекчеләре ширкәте, торак, торак-төзелеш яки башка төр махсуслашкан кулланучылар кооперативы уставын һәм мондый ширкәт яки кооператив уставына үзгәрешләр кертү, күпфатирлы йортта күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы (алга таба – идарә итүче оешма) юридик зат, оештыру-хокукый формасы нинди булуга карамастан, яки шәхси эшмәкәр белән күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүе төзү, идарә итүче оешма белән күпфатирлы йортта уртак милекне карап тору һәм төзекләндерү буенча хезмәт күрсәтү һәм (яки) эш башкару килешүе төзү турында карар кабул итү, Россия Федерациясе Торак Кодексының 164 нче маддәсе, 1 нче өлешендә күрсәтелгән затлар белән күпфатирлы йортта уртак милекне карап тору һәм (яки) төзекләндерү буенча эш башкаруга хезмәт күрсәтү килешүе төзү турында карар кабул итү максатында милекчеләрнең идарә итүче оешма сайлау турында кара кабул итү тәртибен, бу килешүләр шартларын раслау һәм аларны төзү тәртибен, күпфатирлы йортта милек ияләренең уртак милекләрен карап тору һәм бу йортта уртак милекнең агымдагы һәм ныклап төзекләндерү эшләрен башкару тәртибе таләпләрен бозу очраклары турында, күпфатирлы йортта биналарны яңадан планлаштыру һәм (яки) үзгәртеп кору таләпләрен бозу очраклары турында, идарә итүче оешма тарафыннан Россия Федерациясе Торак Кодексының 162 нче маддәсе, 2 нче өлешендә күрсәтелгән йөкләмәләрен бозу очраклары турында, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар керткән түләү күләмен үзгәртүдә иң югары (максималь) индекслар өлкәсендә кагыйдәләрне бозу очраклары турында, коммуналь ресурсларны (коммуналь хезмәтләрне) куллану нормативларының билгеләнгән күләме нигезсез булуы, коммуналь ресурслар (коммуналь хезмәтләр) куллану нормативлары составына карата таләпләрне бозу, коммуналь ресурслар (коммуналь хезмәтләр) куллану нормативларын билгеләү шартлары һәм алымнарын үтәмәү, күпфатирлы йортта уртак милекне карап тору кагыйдәләрен һәм торак бинаны карап тору өчен түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләрен бозу очраклары турында, социаль кулланудагы наймдагы йортларда торак биналарны наймга бирүчеләр тарафыннан мондый йортларда наймга бирүчеләр һәм наймга алучылар өчен билгеләнгән, социаль кулланудагы торак фондының  торак биналарын наймга бирү килешүләрен һәм торак биналарны наймга бирү килешүләрен төзү һәм үтәүгә карата мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары турында, җирле үзидарә органнары, ресурс белән тәэмин итү оешмалары, күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы затлар, гражданнар тарафыннан системада мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу очраклары турында дәүләт торак органы, муниципаль торак контроле органы тарафыннан системада ачыкланган мәгълүмат. Дәүләт торак күзәтчелеге органы, муниципаль торак контроле органы (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан вәкаләтле җирле үзидарә органнарына лицензияле контроль башкарган вакытта тикшерү үткәрү буенча аерым дәүләт вәкаләтләрен тапшырган очракта) тарафыннан планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булып Россия Федерациясе баш дәүләт торак инспекторының Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә чыгарылган планнан тыш тикшерү үткәрү билгеләү турындагы әмере (боерыгы) тора. Алда күрсәтелгән дәлилләр буенча планнан тыш тикшерү прокуратура органнары белән килештермичә һәм тикшерү үткәрергә тиешле оешманы планнан тикшерү үткәрү турында алдан кисәтмичә башкарыла.»;

3) 2 нче бүлекнең 16 пунктының 1 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1) үтәү вакытын күрсәтеп, ачыкланган таләпләрне бетерү турында һәм (яки) кеше тормышына, сәламәтлегенә, физик һәм юридик затларның милкенә, дәүләт яки муниципаль милеккә  зыян китерүне кисәтү буенча чаралар, шулай ук федераль законнар белән каралган башка чаралар үткәрү турында предписаниеләр бирү.

Предписаниедә предписаниене биргән вазыйфаи затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, вазыйфасы, юридик зат исеме, шулай ук предписание юлланган физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, ул башкарырга тиешле конкрет таләп (таләпләр исемлеге), норматив актларга сылтамалар, хокук бозуны бетерү вакыты һәм предписание тапшыру датасы күрсәтелергә тиеш.

Предписаниедә аны алучы кешенең (юридик зат очрагында – законлы вәкиленең) кулы булырга тиеш. Предписаниене алуда кул куюдан баш тарткан очракта анда бу турыда тиешле билге ясала һәм ул тапшыру турында белдерү кәгазе белән почта аркылы адресатка юллана. Эш күләме һәм шуңа бәйле рәвештә аны башкару вакыты буенча әһәмиятле аерма таләп ителгән берничә хокук бозу ачыкланган очракта вазыйфаи зат күрсәтелгән һәр хокук бозу очрагы буенча берничә предписание чыгара».

4) 3 бүлекнең 19 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«19. Тикшерү үткәрү вакытында муниципаль контроль органы вазыйфаи затларының хокуклары һәм бурычлары Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен тормышка ашыру административ регламентында күрсәтелә.».

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетына бу карарны бастырган көннән соң 1 ай эчендә Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен тормышка ашыру буенча административ регламент расларга.

3. Бу карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында халыкка белдерергә.

4. Бу карарның үтәлешен тикшереп торуны социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 53.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International