Карар 14.03.2019 №236 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 202 нче номерлы карары белән расланган һөнәри (вазыйфаи) бурычларны үтәүне тәэмин итү һәм каршылыклы мөнәсәбәтләрне җайлау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында"

Арча район Советы карар бирә:

1. Кадрлар алышыну сәбәпле һөнәри (вазыйфаи) бурычларны үтәүне тәэмин итү һәм каршылыклы мөнәсәбәтләрне җайлау буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатында Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 202 нче номерлы карары белән расланган һөнәри (вазыйфаи) бурычларны үтәүне тәэмин итү һәм каршылыклы мөнәсәбәтләрне җайлау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертергә һәм кушымта буенча яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Бу карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Бу карар аны рәсми рәвештә бастырган көннән үз көченә керә.

4. Бу карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Ф.Гариповага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 19.1 Кб

Дата публикации: 15.03.2019
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International