Карар 14.03.2019 №225 "Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керту проекты турында"

«Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын гамәлдәге законнар белән тәңгәлләштерү максатында 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законның 44 нче маддәсенә, 2004 елның 28 июлендәге 45-ЗРТ номерлы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»гы Татарстан Республикасы Законына таянып, Арча район Советы карар чыгарды:

1. Арча район Советының 2015 елның 22 гыйнварындагы 313 нче номерлы (2015 елның 28 маендагы 335 нче номерлы, 2015 елның 26 октябрендәге 11 нче номерлы, 2016 елның 19 февралендәге 28 нче номерлы, 2016 елның 14 декабрендәге 9 нчы номерлы, 2017 елның 10 ноябрендәге 150 нче номерлы, 2018 елның 23 гыйнварындагы 160 нчы номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) карары белән расланган Арча муниципаль районы Уставына түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:

1. 1 нче өлештә 6 нчы маддәне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

А) 6 нчы пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6) милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, муниципаль район территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыклары телләрен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерүгә,  төп аз сандагы халыкның һәм башка азчылыкны тәшкил итүче милләтләрнең хокукларын тормышка ашыруга, мигрантларның социаль һәм мәдәни җайлашуын тәэмин итүгә, милләтара (этникара) низагларны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны эшләү һәм тормышка ашыру;»;

Б) 17 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«17) муниципаль районның территорияләрне планлаштыру схемаларын раслау, муниципаль районның территорияләрне планлаштыру схемасы нигезендә әзерләнгән территорияне планлаштыру буенча документларны раслау, муниципаль район территориясендә тормышка ашырыла торган шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү мәгълүмати системасын алып бару, муниципаль ихтыяҗлар өчен муниципаль район чикләрендә җир кишәрлекләрен резервлау һәм тартып алу, төзелеш планлаштыру турында хәбәрдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәр җибәрү, төзелеш планлаштыру турында хәбәрдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм (яки) җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәр җибәрү, төзелгән яки төзекләндерелгән шәхси торак объектларының яки бакча йортларының җирлекара территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектлары яки бакча йортлары төзегәндә яки төзекләндергәндә шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнар таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәр җибәрү, Россия Федерациясенең граждан законнары нигезендә җирлекара территориядә урнашкан үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтү турында, җирлекара территориядә урнашкан үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар кабул итү, максатчан файдаланылмый торган яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган һәм җирлекара территориядә урнашкан җир кишәрлекләрен тартып алу турында карар кабул итү, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы белән каралган очракларда җирлекара территорияләрдә урнашкан үз белдеге белән төзелгән корылманы җимерү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерүне гамәлгә ашыру;»;

 

2) 7 нче маддәнең 1 нче өлешенә түбәндәге эчтәлектәге 14 нче пунктны өстәргә:

«14. 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы  «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Россия Федерациясе Законында каралган кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар күрү;»;

 

3. 17 нче маддәдә:

А) 1 нче өлешне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Территориаль җәмәгать үзидарәсе дип җирлек территориясе өлешендә, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясендә, шәһәр округында, шәһәр эчендәге районда, шулай ук җирлекара территорияләрдә урнашкан торак пунктларда (яки аларның территориясе өлешендә) яшәү урыны буенча мөстәкыйль рәвештә һәм үз өсләренә җаваплылык алып җирле әһәмияттәге сораулар буенча үз инициативаларын гамәлгә ашыру өчен төзелгәнн гражданнар оешмасы таныла.

 Территориаль җәмәгать үзидарәсе гамәлгә ашырыла торган территориянең чикләре әлеге территориядә яшәүче халык тәкъдиме буенча җирлекнең, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясенең, шәһәр округының, шәһәр эчендәге районның вәкиллекле органы, а җирлекара территорияләрдә урнашкан торак пунктларда (яки аларның территориясе өлешендә) – муниципаль районның вәкиллекле органы тарафыннан билгеләнә.»;

 

Б) 5 нче өлешнең 1 нче кызыл юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Территориаль җәмәгать үзидарәсе җирлекнең, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясенең, шәһәр округының, шәһәр эчендәге районның, муниципаль районның  вәкаләтле җирле үзидарә органы территориаль җәмәгать үзидарәсе уставын теркәгән вакыттан оешкан дип санала.  Территориаль җәмәгать үзидарәсе уставын теркәү тәртибе муниципаль берәмлек уставы һәм (яки) муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы норматив хокукый актлары белән билгеләнә.»;

 

4) 20 нче маддәнең 2 нче өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Ачык тыңлаулар халык, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы, муниципаль берәмлек башлыгы яки үз вәкаләтләрен контракт нигезендә башкаручы җирле хакимият башлыгы инициативасы белән үткәрелә.»

Халык, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы инициативасы белән үткәрелүче ачык тыңлаулар муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы, ә муниципаль берәмлек башлыгы яки үз вәкаләтләрен контракт нигезендә башкаручы җирле хакимият башлыгы инициативасы белән үткәрелүче ачык тыңлаулар муниципаль берәмлек башлыгы тарафыннан билгеләнә.»;

 

5) 30 нче маддәдә:

А) 6 нчы өлешнең 1 нче пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1) шәхсән яки ышанычлы затлар аша эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә, коммерцияле оешма яки коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә катнашырга (Россия Федерациясе субъекты муниципаль берәмлеге советы, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләре, сәяси партия, тиешле тәртиптә теркәлгән  профсоюз белән идарә итүдә катнашудан, башка җәмәгать оешмасы, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативлары, күчемсез милек милекчеләре ширкәте съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында катнашудан тыш), Россия Федерациясе Президенты яки Россия Федерациясе Хөкүмәте актлары нигезендә түләүсез рәвештә оешманың коллегиаль органы эшчәнлегендә катнашудан; муниципаль берәмлек исеменнән оешмның оештыручысы вәкаләтләрен башкару яки муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында катнашу өлеше) белән идарә итү тәртибен  билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә муниципаль берәмлек оештыручысы (акционеры, катнашучысы) булып торучы оешманың идарә итү органнарында һәм ревизия комиссиясендә түләүсез нигездә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен яклаудан тыш; федераль законнар белән каралган башка очраклардан тыш;»;

Б) түбәндәге эчтәлектәге 10 нчы өлешне өстәргә:

10. Әлеге Федераль законның 35 нче маддәсенең 4 нче өлешенең 1 нче пункты буенча муниципаль район территориясенә кергән җирлек башлыкларыннан һәм күрсәтелгән җирлекнең вәкиллекле органнары депутатларыннан торган муниципаль районның вәкиллекле органы депутаты вәкаләтләре ярашлы рәвештә муниципаль район составына кергән җирлек башлыгы үз вазыйфасына керешкән көннән яки әлеге җирлекнең вәкиллекле органы депутаты составына әлеге җирлек кергән муниципаль районның вәкиллекле органы депутаты булып сайланган көннән башлана һәм ярашлы рәвештә яңа сайланган җирлек башлыгы үз вазыйфаларына керешкән көннән яки бу җирлектән муниципаль районның вәкиллекле органына депутат сайлау турындагы чираттагы карар үз көченә кергән көннән туктатыла.

 

6) 76 нчы маддәне түбәндәге эчтәлектәге яңа редакциядә бәян итәргә:

«76 нчы маддә. Җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган муниципаль хокукый актларны бастыру (халыкка җиткерү) һәм үз көченә кертү тәртибе

1. Район Советы карарлары, карар белән башка очраклар билгеләнмәгән булса, район Башлыгы имзалаган көннән үз көченә керә.

Салымнар һәм җыемнар турындагы район Советы хокукый актлары Россия Федерациясе Салым Кодексы нигезендә үз көченә керә.

Район Уставы кабул ителү яки әлеге Уставка үзгәрешләр кертү турындагы район Советы карарлары федераль закон, әлеге Устав белән билгеләнгән тәртиптә үз көченә керә.

2. Район Башлыгы, район Башкарма комитеты җитәкчесе, җирле үзидарәнең башка вазыйфаи затлары хокукый актлары, актлар белән башка очраклар күрсәтелмәгән булса, имзалаган көннән үз көченә керә.

3. Кеше һәм гражданның хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылучы, муниципаль берәмлек аларның оештыручысы булып торган оешмаларның хокукый статусын билгеләүче муниципаль хокукый актлар, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында төзелүче килешүләр аларны рәсми рәвештә бастырып чыгарганнан (халыкка җиткергәннән) соң үз көченә керә.

4. Һәр муниципаль хокукый актта аның реквизитлары: исеме, имзалау көне (район Советы кабул иткән карарларда район советы тарафыннан кабул ителгән көн), теркәү номеры, хокукый актны имзалаган вазыйфаи зат исеме күрсәтелгән булырга тиеш.

5. Район бюджеты турында, аны башкару турында хисап турында, җирле салымнар һәм җыемнар билгеләү турында район Советы карарлары, район Советы, район Башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан кабул ителгән башка норматив хокукый актлар, федераль закон белән башкаларга тарату чикләнгән мәгълүматларны үз эченә алган муниципаль хокукый актлардан яки аларның аерым нигезләмәләреннән тыш, имзалаган көннән соң җиде көн эчендә бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

6. Җирле референдум билгеләү турындагы, чикләрне үзгәртү, районны үзгәртү, район Башлыгын яки аның урынбасарларын сайлау, район Башкарма комитеты җитәкчесен яки аның урынбасарларын билгеләү турындагы норматив булмаган хокукый актлар, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләр һәм закон буенча каралган башка актлар шулай ук мәҗбүри рәвештә рәсми бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

7. Закон яки әлеге Устав буенча рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) мәҗбүри булмаган  норматив булмаган муниципаль хокукый актлар аларны чыгарган район җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат карары буенча бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) мөмкин.

8. Бастырып чыгарганда (халыкка җиткергәндә) муниципаль хокукый актның реквизитлары күрсәтелә.

9. Муниципаль хокукый актларны, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне рәсми рәвештә бастырып чыгару (халыкка җиткерү) түбәндәге рәвештә гамәлгә ашырыла:

- хокукый акт текстын, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне район җирле үзидарә органы оештырган басма массакүләм мәгълүмат чараларында яки район территориясендә таратылучы башка басма массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару. Хокукый акт текстын, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне башка басма мәгълүмат чараларында бастырып чыгарган очракта әлеге мәгълүматның рәсми булуы турында билге булырга тиеш;

- хокукый акт текстын, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару (http://pravo.tatarstan.ru);

- хокукый акт текстын, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Порталында районның рәсми сайтында бастыру.

Муниципаль хокукый актны, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне бастырып чыгарганда (халыкка җиткергәндә) басма массакүләм мәгълүмат чарасының басылып чыгу көне күрсәтелергә тиеш.

10. Муниципаль хокукый актлар, шул исәптән җирле референдумда (гражданнар җыенында) кабул ителгән хокукый актлар рәвешендә рәсмиләштерелгән карарлар, Татарстан Республикасы Законында каралган тәртиптә оештыру һәм алып бару эшләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан алып барыла торган Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелергә тиеш.

11. Муниципаль хокукый актларны яки җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне рәсми рәвештә бастырып чыгару булып муниципаль берәмлек территориясендә таратыла торган даими басма массакүләм мәгълүмат чарасында беренче тулы текстын бастырып чыгару санала.

Муниципаль хокукый актларны, җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләрне рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) өчен җирле үзидарә органнары шулай ук челтәрле басмаларны кулланырга хокуклы. Муниципаль хокукый актның тулы текстын рәсми челтәрле басмада бастырып чыгарган (урнаштырган) очракта аның күләмле график һәм таблицалы кушымталары басма массакүләм мәгълүмат чарасында китерелмәскә мөмкин.»

 

2. 1 нче кушымта буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм аның буенча фикер алышуда гражданнар катнашу тәртибен расларга.  

3. 2 нче кушымта буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү һәм аның буенча фикер алышуда гражданнар катнашу тәртибен расларга.

4. Әлеге карарны «Арча хәбәрләре» район газетасында яки Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырырга.

5. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына кергән тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм карау буенча түбәндәге составта эшче төркем булдырырга:

1) Гарипова Г.Ф. – 2 нчы номерлы Арча сайлау округы буенча депутат, төркем җитәкчесе;

2) Гыйбадуллина Г.М. – 2 нче номерлы Сеҗе сайлау округы буенча депутат, төркем әгъзасы;

3) Вафина Р.Р. – 9 нчы номерлы Урта Курса сайлау округы буенча депутат, төркем әгъзасы.

6. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына Арча район Советы депутатлары тәкъдимнәре төзәтмә рәвешендә 2019 елның 4 апреленә кадәр кертелә дип билгеләргә.

7. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына гражданнар тәкъдимнәре язма рәвештә, авторның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, туган елын, адресын күрсәтеп, Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 14 нче йорт адресы буенча эшче төркемгә юллана дип билгеләргә.

8. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча ачык тыңлауларны 2019 елның 5 апрелендә 16.00 сәгатьтә Арча район Советының кече залында үтә дип билгеләргә.

9. Эшче төркемгә, Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына Арча район Советы депутатлары төзәтмәләрен һәм гражданнар тәкъдимнәрен  өйрәнеп һәм гомумиләштереп, 2019 елның 25 апреленә кадәр Арча район Советына каралуга кертергә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 96.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International