Карар 14.03.2019 №233 "«Арча» Сәнәгать паркы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен арендалау килешүе буенча җир өчен аренда түләве буенча ташламалар билгеләү турында"

Инвестицияләр, инновацион технологияләр тарту, шулай ук предприятие һәм оешмаларга ярдәм күрсәтү, җитештерүне, сәнәгатьне үстерү, Арча муниципаль районы территориясендә эш урыннарын арттыру максатында 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы, 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ номерлы «Көндәшлекне яклау турында»гы Федераль законнар, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар чыгарды:

1. 2019 елның 1 нче апреленнән 2026 елның 31 нче декабренә кадәр «Арча» Сәнәгать паркы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен арендалаган өчен айлык түләүләргә ташламалар билгеләргә.

2. Әлеге карарның 1 нче пукнтында күрсәтелгән җир участокларын арендага алучыларга түләүдән 99 процентка азат итү юлы белән җир участоклары өчен айлык аренда түләвенә ташлама билгеләргә.

3.  Әлеге карарның 1 нче пукнтында күрсәтелгән җир участокларын арендага алучылар җир участокларын файдалану рөхсәт ителгән төре буенча кулланмаган очракта җир өчен аренда бәясен тулысынча түләтергә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 38.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International