Карар №261 20.08.2019 "Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге "Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында» 44 номерлы карарына (2018елның 23 гыйнварындагы 158 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында "

Арча муниципаль районының социаль-икътисади, мәдәни үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм район алдындагы казанышларын танып, хезмәтләрен һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашуларын стимуллаштыруны күздә тотып, гражданнарны, предприятие, учреждение һәм оешма коллективларын бүләкләү тәртибен камилләштерү максатларында Арча район Советы карар чыгарды:

1. Арча район Советының «Арча муниципаль районының бүләкләрен гамәлгә кую турында» 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карарына (2018 елның 23 гыйнварындагы 158 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

а) 2.3 пункты. Арча район Советының "Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында" 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карары белән (2018 елның 23 гыйнварындагы 158 номерлы үзгәрешләр белән) расланган «Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале турындагы Нигезләмәне  түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.3. Медаль белән бүләкләү шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы инициативасы белән дә булырга мөмкин.»;

б) 1.4 пункты. Арча район Советының «Арча муниципаль районының бүләкләрен гамәлгә кую турында» 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карары белән (2018 елның 23 гыйнварындагы 158 номерлы үзгәрешләр белән) расланган «Арча районының Мактаулы гражданины» исеме турындагы Нигезләмәне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.4. “Мактаулы гражданин” исеме дәгъвачылар арасыннан ел саен ике  кешегә бирелә. "Мактаулы гражданин” исеме бер үк затка кабат бирелә алмый».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль район башлыгы урынбасарына йөкләргә.

doc
Скачать текст
DOC, 38.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International