Карар №265 20.08.2019 "Арча район Советының 2016 елның 10 ноябрендәге «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милкендәге муниципаль мөлкәтне арендага бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында" 88 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

2007 елның 24 июлендәге «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” 209-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатында Арча район Советы КАРАР бирде:

1. Арча район Советының 2016 елның 10 ноябрендәге «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милкендә булган муниципаль мөлкәтне арендага бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» 88 номерлы карарының 2 нче һәм 5 нче пунктларын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (HTTP://ARSK.TATARSTAN.RU/) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районының  Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

doc
Скачать текст
DOC, 53.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International