Карар 19.09.2019 №268 «Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 172 номерлы карары (2018 елның 14 августындагы 185 номерлы, 2019 елның 18 апрелендәге 241 номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль хезмәт вазыйфалары Реестрына үзгәрешләр кертү турында»

Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турындагы Кодексы нигезендә, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары белән идарә итү структурасын камилләштерү, аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Арча район Советы КАРАР бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 172 номерлы карары (2018 елның 14 августындагы 185 номерлы, 2019 елның 18 апрелендәге 241 номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфалары Реестрына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1.1. Арча муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль хезмәт вазыйфалары Реестрыннан алырга:

- «башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары» вазыйфасы-1берәмлек;

1.2. Арча муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль хезмәт вазыйфалары Реестрына кертергә:

-гомуми  оештыру бүлеге «баш белгече» вазыйфасы-1 берәмлек.

2. Әлеге карарны Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советы аппараты җитәкчесе Р.Н.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                     И.Г.Нуриев

 

doc
Скачать текст
DOC, 40.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International