Карар 19.09.2019 №272 «Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 238 нче номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында»

Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатларында, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 238 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында  муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү комиссиясе составына (алга таба-Комиссия) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- Комиссия составыннан Э. М. Фәйзрахманованы чыгарырга;

- Комиссия составына комиссия секретаре сыйфатында Арча муниципаль    районы башкарма комитеты аппаратының гомуми оштыру бүлеге баш белгече А.Ф. Хәкимҗанованы  кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советы аппараты җитәкчесе Р.Н.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                             И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 15.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International