Карар 11.03.2020 №316 "Арча район Советының 2015 елның 26 февралендәге 321 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы яшьләр парламентын төзү турында” карары белән расланган Арча район Советы каршында яшьләр парламенты төзү турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2015 елның 26 февралендәге 321 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы яшьләр парламенты төзү турында” карары белән расланган Арча район Советы каршындагы яшьләр парламентын төзү турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) Нигезләмәнең II бүлегенә түбәндәге эчтәлекле  5,6 пунктлар өстәргә:

"5. иҗтимагый әһәмиятле идеяләрне һәм инициативаларны алга этәрү, тәҗрибә уртаклашу максатларында, төбәк һәм җирле яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән даими хезмәттәшлек итү;

6. Район яшьләренең мәнфәгатьләрен Татарстан Республикасы яшьләр парламенты хәрәкәте системасында чагылдыру.”

2)  III бүлекнең 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"1. Яшьләр парламенты әгъзалары булып, аларны яшьләр парламенты составына сайланган вакытка 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары торырга мөмкин."

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы Советы рәисе                                         И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 40.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International