Арча район Советы карары 20 май 2020 елның №326 "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына аренда түләүләрен түләүне кичектереп тору өлешендә ярдәм чаралары турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» карарына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә таянып, Арча район Советы карар бирде:

1.      Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил итә торган муниципаль мөлкәтне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) һәм дәүләт милке чикләнмәгән җирләрне (алга таба – муниципаль мөлкәт) арендалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан - арендалаучылардан мөрәҗәгать кергән көннән алып 7 эш көне эчендә 2020 елның апрель - июнь айлары өчен муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләүләрен түләүне әлеге арендалаучылар тарафыннан тәкъдим ителгән срокка, кичектерелгән аренда түләүләрен 2021 елның гыйнварыннан да соңга калмыйча түләү срогы белән, кичектереп торуны күздә тоткан өстәмә килешүләр төзергә;

б) әлеге карар үз көченә кергән көннән соң Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары - арендалаучылар өчен әлеге пунктның «а» пунктчасы нигезендә өстәмә килешүләр төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштырырга.

2. Түбәндәгеләрне билгеләргә:

а) аренда түләүләрен түләүне кичектереп тору Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яисә югары әзерлек режимы кертелгән көнгә  кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына- арендалаучыларга  муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча алдагы чор өчен аренда түләүләрен түләү буенча үтәлмәгән бурычлары булмаганда бирелә;

б) әлеге карарның 1 пунктындагы «а» пунктчасы нигезендә төзелә торган өстәмә килешүләр 2020 елның апрель - июнь айлары өчен аренда түләвен кичектереп торуны һәм аны тигез өлешләрдә аренда шартнамәсендә каралган срокларда 2020 һәм (яки) 2021 елларда түләүне, шулай ук шартнамәне вакытыннан алда өзгәндә,  беръюлы түләүне күздә тота.

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына әлеге карарның үтәлеше турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгына 2020 елның II кварталыннан башлап кварталдан соң килүче айның 10 числосыннан да соңга калмыйча җибәрергә.

  1.  Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектының аренда түләүләрен түләүне кичектереп тору турында гариза формасын расларга (1 нче кушымта).

5. Муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәсенә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына 2020 елда каралган аренда түләвен кичектереп тору  һәм аны 2021-2022 елларда түләү шартлары турындагы өстәмә килешү проектын расларга (2 нче кушымта)

6. Әлеге карарны кабул ителгәннән соң өч көн эчендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (ttp:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

7. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И. Игнатовка йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г. Нуриев  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча район Советының

«___» ________ 2020 ел, №____ карарына  1 нче кушымта

 

Арендага бирүчегә_____________________________

Адрес: _________________________________________________________

Гариза бирүче (Арендалаучы) __________________________________________

ИНН: __________________________________________________________

Адрес: _________________________________________________________

Элемтә өчен телефон: ___________________________________________

Аренда түләүләрен түләүне кичектереп тору турында арендага бирүчегә гариза

 

__________________ (арендалаучы)_____________________________ (арендага бирүче) тарафыннан бүлмәне / бинаны / җир кишәрлеген арендалау буенча  _______________________  ___ номерлы шартнамә төзелгән. 2020 елда айлык аренда түләве _______ (_________________) сум күләмендә (НДСны исәпкә алмыйча). Хәзерге вакытта шартнамәнең гамәлдә булу срогы чыкмаган, шартнамә өзелмәгән.

Арендалаучы кече һәм урта эшкуарлыкның бердәм реестрына кертелгән.

Аренда шартнамәсе буенча мөлкәтнең максатчан билгеләнеше__________

Алдагы чор өчен аренда килешүе буенча бурыч ______(бар /юк).

Яңа коронавирус йогышлы авыруы (COVID-2019) таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән катгый чикләү чараларын кертүне күздә тоткан норматив-хокукый акт чыгарылды, шул рәвешле Арендалаучы үз эшчәнлеген тулы күләмдә алып бара алмый һәм югарыда күрсәтелгән аренда шартнамәсе буенча аренда түләвен вакытында түли алмый.

 Югарыда бәян ителгән нигездә һәм  ________________________ таянып (норматив-хокукый акт реквизитлары), Арендалаучы

  1.  _______________,  ___________________   _____ номерлы аренда шартнамәсе буенча  2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр кичектерелгән аренда түләвен _____________ (2021 елның гыйнварыннан да соң түгел) - ____________ (2021 елның 31 декабреннән дә соң түгел)  түләү срогы белән аренда түләүләрен вакытлыча кичектерүне;
  2.  

Кирәге чыга калса, бәхәсле мәсьәләләрне җайга салу максаты белән сөйләшүләр үткәрергә риза.  

__________/__________

(имза) (дата)

 

 

Арча район Советының

«___» ________ 2020 ел, №____ карарына

2 нче кушымта

 

 _____________ ___номерлы аренда шартнамәсенә 2020 елда каралган аренда түләвен кичектереп тору, аны 2020-2021 елларда түләү шартлары турында ___  номерлы өстәмә килешү

 

 ____________                                                                                                   “____” _________20___ ел

(төзү урыны)

 ________________________________нигезендә _________________________________ исеменнән эш итүче "Арендага бирүче" дип аталучы____________________________ бер яктан һәм _____________________________ нигезендә  ____________________________________________ исеменнән эш итүче “Арендалаучы” дип аталучы _____________________________ икенче яктан,  бергә "Яклар"  дип аталачаклар, түбәндәгеләр турында әлеге өстәмә килешүне төзеделәр:

  1. Яклар ___________________ ___ номерлы аренда шартнамәсенең гамәлдә булу кысаларында (алга таба-Шартнамә) _______________________________ нигезендә (норматив хокукый акт реквизитлары) Арендалаучыга түбәндәге шартларда аренда түләвен 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр кичектереп тору белән килештеләр:

- 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр аренда түләве (алга таба - кичектерелгән аренда түләве) Арендалаучы тарафыннан 2021 елның гыйнварыннан да соңга калмыйча һәм 20021 елның 31 декабренә кадәр Шартнамәгә өстәмә килешүнең 2 пунктында каралган тәртиптә түләнә.

  1. Кичектерелгән аренда түләве Арендалаучы тарафыннан 2020-2021 елларда _________________ бюджетына акча күчерү юлы белән, исәп-хисап аеның соңгы числосыннан да соңга калмыйча  (_________-исәп-хисап счетына) _____________(____________) суммада тигез түләүләр күләмендә (Шартнамәнең гамәлдә булу срогына карап, 2020-2021 елларда) (түләү графигы нигезендә) түләнә. Кичектерелгән аренда түләвенең күләме Шартнамә буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артып китә алмый.
  2. Шартнамә буенча 2020-2021 елларда исәпләнергә тиешле  аренда түләве Арендалаучы тарафыннан Шартнамәдә каралган срокларда аерым түләүләр буларак түләнә.

           4.  Арендалаучы кичектерелгән аренда түләвенең калган өлешен теләсә кайсы вакытта ________________ бюджетына (_______ исәп-хисап счетына) кертергә яки  алдагы түләүләр өчен акча күчерергә хокуклы.

            5. 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр, кичектерелеп тору сәбәпле, Арендалаучы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын үтәмәгән өчен, шул исәптән аренда шартнамәсендә каралган срокларны үтәмәүгә бәйле рәвештә, чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яки башка җаваплылык чаралары  кулланылмый.

            6. Шартнамәне вакытыннан алда өзгән очракта, Арендалаучы Арендага бирүчегә 2020 елда милекне фактта файдалану срогы өчен кичектерелгән аренда түләвен Шартнамә өзелгәннән соң биш календарь көн эчендә тулы күләмдә түли.

  1. Шартнамәнең башка шартлары үзгәрешсез кала.

            8. Әлеге өстәмә килешү бер үк юридик көчкә ия булган ____ нөсхәдә төзелде, аларның икесе Арендага бирүчедә кала.

  1. Әлеге өстәмә килешү Яклар кул куйганнан соң үз көченә керә һәм _________________ _____ номерлы Шартнамәнең аерылгысыз өлеше булып тора.

 

ЯКЛАРНЫҢ ИМЗАЛАРЫ:

___________________________                                   ____

doc
Скачать текст
DOC, 67.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International