Карар 16.10.2020 №15 ""Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең энергетика объектларын чагылдыру өлешендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында"

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 15 пункты, "Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында" 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлеше, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 9, 20, 21 статьялары,  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү проектына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 8 августындагы 10-53/9922 номерлы бәяләмәсе нигезендә Арча  муниципаль районы Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районы Советының 2012 елның 14 декабрендәге 178 номерлы карары белән расланган "Челтәр компаниясе" ААҖнең энергетика объектларын чагылдыру өлешендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын, "Челтәр компаниясе" ААҖнең энергетика объектларын күрсәтеп, кушымта итеп бирелгән Арча муниципаль районының электр белән тәэмин ителү картасы белән тулыландырырга.  

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетына расланган документны Россия Федерациясе территориаль планлаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы

Р.В. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 15.2 Кб

Приложения:
rtf
Приложение
RTF,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International