Арча район Советы карары 02.02.21 №42 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы административ комиссиясен төзү турында"

«Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 14 статьясының 1 өлеше нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетын административ комиссия төзүгә вәкаләтле орган итеп билгеләргә.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетына:

- административ комиссия төзергә;

- административ комиссия составын расларга;

- административ комиссия эшенең регламентын расларга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткерелгәннән) соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтына (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 50.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International