Арча район Советы карары 02.02.21 №47 "Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервы турында Нигезләмәне раслау хакында"

Муниципаль норматив хокукый актка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, төгәлсезлекләрне бетерү һәм аны хокукый анализ һәм мониторинг нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына һәм норматив хокукый актларга туры китерү максатыннан, “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы,  Россия Федерациясе Президентының “Федераль дәүләт органының кадрлар резервы турындагы нигезләмәне раслау турында” 01.03.2017 ел,  № 96 Указы, Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс турында” 01.02.2005 ел, № 112 Указы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервы турында Нигезләмәне  расларга (1 нче кушымта).

2. Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервына кертелгән гражданнар төркемнәре Исемлеге әлеге карарга кушымта итеп бирелгән форма нигезендә (2 нче кушымта) Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының кадрлар секторы тарафыннан төзелә һәм алып барыла һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы тарафыннан раслана дип билгеләргә.

3. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән Нигезләмә нигезендә кадрлар резервын формалаштыру эшчәнлеген оештыруны тәэмин итәргә.

4. Арча район Советының 2014 елның 05 апрелендәге «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарә вазыйфаларына кадрлар резервы турында» карарын үз көчен югалткан дип танырга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясен йөкләргә.

 

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                         И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 172.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International