Арча район Советы карары 20.04.21 №59 "Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы “Хезмәт (вазыйфа) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында Нигезләмәне раслау хакында” карарына үзгәрешләр кертү турында (13.10.2018 №202 14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16 үзгәрешләр белән) "

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, хезмәт (вазыйфа) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы «Хезмәт (вазыйфа) тәртибенә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турындагы Нигезләмәне раслау турында» карары (13.10.2018 №202 14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16 үзгәрешләр белән) белән расланган «Хезмәт (вазыйфа) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия (алга таба - Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- Комиссия составыннан А.Ф. Хәкимҗанованы чыгарырга;

- Комиссия составына Комиссия секретаре итеп, Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының кадрлар секторы мөдире Э.И. Салихованы кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 16.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International