Карар 13.07.2021 №76 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль вазифалар биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының, муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны «Интернет» челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы карарына (2018 елның 14 августындагы 191 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

«Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары турында» Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 10 декабрендәге 778 номерлы Указын үтәү йөзеннән Арча район Советы карар бирде:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль вазифалар биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының, муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны «Интернет» челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм  массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы карарына (2018 елның 14 августындагы  191 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

  1. 2 пунктның «г» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«г) җир кишәрлеге, күчемсез мөлкәтнең башка объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларының катнашу өлешләре, пайлар), цифрлы финанс активлары, цифрлы валюталар сатып алу буенча алыш-бирешләр башкарылган акчаларны алу чыганаклары турында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы Арча муниципаль районындагы муниципаль хезмәткәрнең, муниципаль учреждение җитәкчесе вазифасын биләүче затның, аларның ирләренең яисә хатыннарының хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артса.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                          И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 43.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International