Карар 13.07.2022 № 160 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия төзү турында"

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, "Татарстан Республикасында социаль партнерлык органнары турында" 2004 елның 26 июлендәге 42-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә, социаль партнерлык системасын камилләштерү һәм социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуны тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия төзергә һәм аның составын 1 нче кушымта нигезендә расларга.
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия турында нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Д. Шаһиәхмәтовны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу комиссиясе координаторы итеп билгеләргә.

     4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

     5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                        И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 189.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International