Карар 31.01.2023 №184 "«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы карарына (28.02.2022 №121, 08.09.2022 №164, 14.12.2022 №178 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Муниципаль хезмәт турында 25.06.2013 ел, № 50-ТРЗ Татарстан Республикасы кодексы, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 12.02.2009 ел, №15-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 107 номерлы карарына (28.02.2022 №121, 08.09.2022 №164, 14.12.2022 №178 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларга хезмәт хакы түләү турындагы нигезләмәнең 51 абзацын (2 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Профильле гыйльми дәрәҗә өчен айлык өстәмә түләү:

1) фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе өчен- вазыйфа окладның 1,5 % ы;

2) фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе өчен -вазыйфа окладның 2% ыннан артмаган күләмнәрдә билгеләнә.

ТР мактаулы исеме өчен айлык өстәмә түләү вазыйфаи окладның 15%ы күләмендә билгеләнә".

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (https://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 50.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International