Карар 31.01.2023 №186 "2023 елда Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. 2023 елда яллаучы (эш бирүче) вәкиле карары белән Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелмәвен билгеләргә.

2. Әлеге карарның 1 пункты Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгәндә кулланылмый.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 47.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International