Карар 24.03.2023 №199 "Арча муниципаль районы Иҗтимагый Советы турында нигезләмәне раслау хакында"

РФ Президентының "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында" 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы карары, "Мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек һәм мәгарифне саклау өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 21 июлендәге 256-ФЗ номерлы  Указы, ТР Министрлар Кабинетының "Аерым оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру өчен шартлар тудыру турында" 2013 елның 24 октябрендәге 793 номерлы карары нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иҗтимагый Советы турындагы нигезләмәне  расларга (1 нче кушымта).

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иҗтимагый Советы составын расларга (2 нче кушымта).

3. «Арча муниципаль районы Иҗтимагый Советы турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 13 октябрендәге 91 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

 

Арча   муниципаль  районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                            И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 72.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International