Карар 24.03.2023 №200 "2023 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге159-ФЗ номерлы Федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районында муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмә» (14.10.2011 №74,  17.05.2012 №137,  28.05.2015 №342,  12.07.2016 №61,  10.11.2016 №87,  10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

  1. 2023 елга Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) расларга.
          2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга.                                                                                                    

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                         И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 96.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International