Карар 24.03.2023 №201 "Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 104 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 01.04.2022 №90-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, «Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында» 07.02.2011 № 6-ФЗ Федераль законга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2021 елның 10 декабрендәге 104 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 2 статьяның 4 пункты түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.Урнашкан урыны: 422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 нче йорт.

Юридик адресы: 422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 нче йорт.»;

1.2. 6 нчы статьяның 6 нчы пунктында «акцияләрне» сүзен төшереп калдырырга.

2. «Арча район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 295 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Арча район Советының 2022 елның 17 октябрендәге 152 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга (19.06.2019 ел, №254, 14.09.2021 ел, №79 үзгәрешләр белән).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                      И.Г. Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 90.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International