Карар 25.04.2023 № 202 "2022 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. 2022 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны керемнәр буенча 1 682 355,6 мең сум һәм чыгымнар буенча 1 678 083,2 мең сум күләмендә, керемнәрнең чыгымнардан артуын 4 272,4 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1)  Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча  әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын  Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;

3) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча  әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 1.09 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International