Карар 25.04.2023 №207 "«Арча район Советы аппаратының кадрлар секторы турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2022 елның 28 февралендәге 118 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 31 декабрендәге 109-ТРЗ номерлы, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 26 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2022 елның 28 февралендәге 118 номерлы карары белән расланган Арча район Советы аппаратының кадрлар секторы турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешне кертергә:

1.1. «Гомуми нигезләмәләр» бүлегенең 1.5 пунктында «Татарстан Республикасы Президентының» сүзләрен «Татарстан Республикасы Башлыгының (Рәисенең) сүзләренә алыштырырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 15.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International