Карар 06.07.2023 №223 "«Арча район Советы депутаты статусы турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2022 елның 8 сентябрендәге 163 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 26.01.2023  елның 26 гынварынагы  1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча район Советы депутаты статусы турындагы нигезләмәне раслау хакында»  Арча район Советының 2022 елның 8 сентябрендәге 163 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) Нигезләмәнең 3 статьясының 3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Татарстан Республикасы башлыгы (Рәисе) депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгән көн булып әлеге гаризаның Арча район Советына кергән көне санала.»;

2) нигезләмәнең 18 статьясының 1 пунктындагы б пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«б) коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә түләүсез нигездә катнашу (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аппаратында оештырылган беренчел профсоюз оешмасының сайлап куелган органы, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында катнашудан тыш, күчемсез милек милекчеләре ширкәте) Татарстан Республикасы законы белән билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Башлыгына (Рәисенә) алдан хәбәр итеп;».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.                                                                                                     

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                          И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 45.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International