Карар 06.07.2023 №225 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске Чүриле авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске Чүриле авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 25 маенда үткәрелгән  гавами тыңлаулар беркетмәсен һәм бәяләмәсен исәпкә алып, Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске Чүриле авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске Чүриле авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен территориаль планлаштыру федераль дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштыруны тәэмин итәргә (https://fgistp.economy.gov.ru).

3. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске Чүриле авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында» Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлеге Советының  2019 елның 13 июнендәге  77 номерлы карарын (13.09.2021 № 29 үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (www.pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгару юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 18.1 Кб

Приложения:
doc
Кушымта
DOC,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International