Карар 04.12.2023 №249 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Яңа Кенәр авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, 2023 елның 3 декабрендәге «Яңа Кенәр авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар беркетмәсен һәм  бәяләмәсен исәпкә алып, Арча район Советы карар бирде:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Яңа Кенәр авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен кушымта нигезендә расларга.
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Яңа Кенәр авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен территориаль планлаштыруның Федераль дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сайтында (https://fgistp.economy.gov.ru/)урнаштыруны тәэмин итәргә.
  3. Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авыл җирлеге Советына «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Яңа Кенәр авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 13 июнендәге 114 номерлы карарын (13.09.2021 № 43, 21.11.2022, № 88, 19.07.2023 №117 үзгәрешләре белән) үз көчен югалткан дип танырга.
  4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (www.pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгару юлы белән халыкка җиткерергә.
  5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
  6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Район Советы рәисе                                                                               И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 1.10 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International