Карар 14.12.2023 №254 "2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексына,  «Арча муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында» Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмә нигезендә Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетын түбәндәге редакциядә расларга:

 

1 статья

1. 2024 елга Арча муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын түбәндәгечә расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен  1 878 793,74 мең сум;    

2) Арча муниципаль районының  бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 1 878 793,74 мең сум;

3) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын 0,0 мең сум.

 

2. 2025 елга һәм 2026 елга Арча муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын  түбәндәгечә расларга:

1) 2025 елга Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен  1 879 836,07 мең сум һәм 2026 елга 1 899 618,0 мең сум;   

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 2025 елга 1 879 836,07 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 23 049,0 мең сум һәм 2026 елга 1 899 618,0 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 48 876,0 мең сум;

3) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын 2025 елга 0,0 мең сум һәм 2026 елга 0,0 мең сум.

 

3. 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә расларга.

 

2 статья

1. 2025 елның 1 гыйнварына торышы буенча түбәндәгеләрне расларга:

 Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

2. 2026 елның 1 гыйнварына торышы буенча расларга:

 Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

3. 2027 елның 1 гыйнварына торышы буенча түбәндәгеләрне расларга:

1) Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

 

3 статья

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетында Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

4 статья

1.2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын  әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә расларга.

2. 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Арча муниципаль районының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең  бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары (Арча муниципаль районының муниципаль программалары, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру чаралары һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре), төрләре төркемнәре буенча бүлүне әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә расларга.

3. 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Арча муниципаль районының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең максатчан статьялары (Арча муниципаль районының муниципаль программалары, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру чаралары һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре), чыгым төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре буенча бүлүне әлеге карарга 5 нче кушымта нигезендә расларга.

4. Арча муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә җибәрелә торган бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2024 елга 24 668,7 мең сум, 2025 елга 25 112,4 мең сум һәм 2026 елга 25 573,9 мең сум күләмендә расларга.  

      

5 статья

Арча муниципаль районы бюджетында Арча муниципаль районында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетыннан Арча муниципаль районы бюджетына тапшырыла торган бюджетара трансфертлар күләмен түбәндәгечә исәпкә алырга:

 2024 елга -    2610,0 мең сум;

 2025 елга - 2610,0 мең сум;

 2026 елга - 2610,0 мең сум;

 

6 статья

1. Төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен  җирлекләр бюджетларыннан Арча муниципаль районы бюджетына  тапшырыла торган бюджетара трансфертлар күләмен түбәндәгечә расларга:

 

1) тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыруга:

2024 елга -  345,0 мең сум;

2025 елга -   345,0 мең сум;

2026 елга  -   345,0 мең сум;

 

2) җирлекнең муниципаль милкендәге мөлкәтне биләүгә, аннан файдалануга һәм аның белән эш итүгә:

2024 елга - 25,8 мең сум;

2025 елга - 25,8 мең сум;

2026 елга - 25,8 мең сум;

 

2. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга җирлекләр бюджетларыннан 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертларны әлеге карарга 6 нчы һәм 7 нче кушымта нигезендә бүлүне расларга.

 

7 статья

1. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

 2024 елга -  55 655,3    мең сум;

 2025 елга -  57 125,9   мең сум;

 2026 елга -  53 775,0  мең сум;

 

            2. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне 2024 елга һәм 2025, 2026 еллар план чорына бүлүне әлеге карарга 8 нче кушымта нигезендә расларга.

             8 статья

  1. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетына субвенцияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

 2024 елга -       28,9  мең сум;

 2025 елга -       30,2   мең сум;

 2026 елга  -    31,3  мең сум.

 

2.  2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бүлүне әлеге карарга 9 нчы кушымта нигезендә расларга.

 

9 статья

  1. Территорияләрендә хәрби комиссариатларның структур бүлекчәләре булмаган җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга  җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

   2024 елга  -   3 354,1   мең сум;

   2025 елга -   3 692,7   мең сум;

   2026 елга -   4 047,0   мең сум.

 

2. 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына территорияләрендә хәрби комиссариатларның  структур бүлекчәләре булмаган җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бүлүне әлеге карарга 10 нчы кушымта нигезендә расларга.

 

 

10 статья

Арча муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертларны һәм кире кайтарылмый торган керемнәрне 2024 елда 1 271 604,54 мең сум, 2025 елда 1 233 447,07 мең сум, 2026 елда 1 210 951,10 мең сум күләмендә әлеге карарга 11 нче кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

   11 статья

1. 2024 елда Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләр һәм  муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуксыз.

2. Авыл җирлекләренең һәм Арча шәһәренең  җирле үзидарә органнарына  2024 елда җирлекләрнең муниципаль хезмәткәрләре һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә.

 

 

 

12 статья

         Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләмен 2024 елга 43 913,3 мең сум, 2025 елга 44 927,4 мең сум, 2026 елга 46 311,4 мең сум күләмендә расларга һәм аларны 2024, 2025 һәм 2026 елларда Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре муниципаль программасы чараларын гамәлгә ашыруга җибәрергә.

 

13 статья

Арча муниципаль районы исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар  нигезендә товарлар, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүләргә 2023 елда түләнергә тиешле Арча муниципаль районы бюджеты акчаларының   2024 елның 1 гыйнварына калган өлешләре, Арча муниципаль районы  Башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, бюджет ассигнованиеләренең файдаланылмый калган суммасыннан артмаган күләмдә  күрсәтелгән максатларга 2024 елда тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.  

 

14 статья

        Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүдән, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә административ хокук бозулар өчен административ штрафлардан, әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән су объектларына китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъвалар буенча түләүләрдән, шулай ук  мәҗбүри таләпләрне бозу нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән су объектларына китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплау вакытында түләнә торган түләүләрдән керемнәр әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимиятнең республика органы тарафыннан расланган Татарстан Республикасының табигатьне саклау чаралары планы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы белән килешү буенча әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ачыклауга һәм (яисә) әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны бетерү буенча эшләрне оештыруга, хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын булдырмау һәм (яисә) киметү, табигый мохитне саклау һәм торгызу, рациональ файдалану һәм үстерү буенча башка чараларга җибәрелә.

 

15 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Арча муниципаль районы буенча казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе төзелгән килешүләр нигезендә Арча муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләр башкара.

 

16 статья

  1. Әлеге карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
  2. Әлеге карарны «Арча хәбәрләре» район газетасында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча  даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 354.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International