Карар 21.01.2024 №262 "«Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында» 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында (23.01.2018 № 158, 14.03.2019 №231, 11.12.2020 № 31 үзгәрешләр белән)"

Гражданнарны һәм коллективларны Арча муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен бүләкләү тәртибен камилләштерү, аларның Арча муниципаль районы алдындагы казанышларын тану, районның иҗтимагый тормышындагы хезмәтне һәм активлыкны стимуллаштыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында» 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы Арча район Советы карарына (23.01.2018 №158, 14.03.2019 №231, 11.12.2020 №31 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертергә һәм яңа редакциядә расларга:

1.1. Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә;

1.2. Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты турында нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә;

1.3. Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты бланкын 3 нче кушымта нигезендәге редакциядә;

1.4. Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы бланкын 4 нче кушымта нигезендәге редакциядә;

1.5. Арча муниципаль районы бүләкләре белән бүләкләү өчен тапшырыла торган материалларны карау комиссиясе составын 5 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 91.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International