Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясау тәртибен раслау турында карар №187 27.03.2019

2003 елның 11 апрелендәге «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы 16-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 23 маддәсе нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясау Тәртибен расларга. 

2. Әлеге карарны «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) бастырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет

җитәкчесе                                                                                       И.Ә. Галимуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Расланды

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының ________ елның «__»________________

_______ номерлы карары белән

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Башкарма комитетына

гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясау

Тәртибе

 

1. Әлеге Тәртип 2003 елның 11 апрелендәге «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы 16-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 23 маддәсен үтәү максатында эшләнде һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне (алга таба – мөрәҗәгатьләр) гомумиләштерү һәм анализлау процедурасын билгели.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау тиешле вакыт аралыгында граҗданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне, шул исәптән язма рәвештә, электрон хәбәр формасында, шулай ук Интернет-кабул итү аркылы, гражданнарны шәхси кабул итү вакытында һәм телефон аша кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып башкарыла.

3. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясау елга ике тапкыр башкарыла: яртыеллык буенча һәм узган ел буенча.

4. Һәр яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясау өчен җаваплы зат кергән мөрәҗәгатьләрне гомумиләштерә.

5. Анализ түбәндәге мәгълүматны үз эченә алырга тиеш:

- кергән, башка кешегә җибәрелгән һәм каралган мөрәҗәгатьләр, шул исәптән, электрон документ формасында кергән мөрәҗәгатьләрне дә кертеп, телдән һәм язма мөрәҗәгатьләр саны;

- мөрәҗәгатьләрнең төзелеше һәм темасы;

- шәхси кабул итү оештыру өчен җаваплы затлар тарафыннан шәхси кабул итү вакытында кабул ителгән гражданнар саны;

- мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар, шул исәптән кабул ителгән норматив хокукый һәм башка актлар (андыйлар булган очракта) турында.

6. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең гомуми анализы елга ике тапкыр Арча муниципаль районы рәсми сайтына (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштырыла.

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 48.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International