«2019–2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү» муниципаль программасын раслау турында карар №279 18.04.2019

Хуҗалык итүнең кече формаларының авыл хуҗалыгы җитештерүенә ярдәм күрсәтү һәм аларны үстерү, районда социаль шартлар һәм авыл халкының тормыш дәрәҗәсен үстерү, Татарстан Республикасы Арча районы  авыл торак пунктларында яшәүче икътисадый яктан актив халыкның мәшгульлеген арттыру максатында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта итеп бирелгән «2019–2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү» муниципаль программасын расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районы рәсми сайтында бастырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.З.Шәрәфетдиновка йөкләргә.

 

 

  •  

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы 

башкарма комитетының

20___ елның «___» _____________

___ номерлы  карарына кушымта

 

 

«2019–2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү»

МУНИЦИПАЛЬ ПРОГРАММАСЫ

 

Программаның паспорты

 

Муниципаль программаның исеме

 «2019–2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү» муниципаль программасы (алга таба – Программа)

Муниципаль программаны эшләү өчен нигез

1. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнары оештыруның төп принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон.

2. «Авыл хуҗалыгын үстерү турында» 2006 елның 29 декабрендәге 264-ФЗ номерлы федераль закон.

3. 2013 елның 8 апрелендәге 235 нче номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы.

4. 2016–2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлы чорга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы социаль-икътисадый үсеш стратегиясе.

Муниципаль программаның муниципаль заказчысы

 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты

Муниципаль программаның төп максаты

Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларының тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен шартлар булдыру

Муниципаль программаның төп бурычлары

1. Арча районында җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең көндәшлеген тәэмин итү.

2. Җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү.

3. Районда авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерү һәм эшкәртүне стимуллаштыру.

4. Авыл хуҗалыгында җир һәм башка табигый ресурсларны куллануның нәтиҗәлелеген үстерү.

5. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны тәэмин итү.

6. Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салуда муниципаль хакимият органнары һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү.

7. Авыл җирлегендә яшәү өчен уңайлы шартлар һәм авылга һәм авыл тормышына карата уңай мөнәсәбәт булдыру.

Муниципаль программаның төп чараларын башкаручылар

 Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының икътисад һәм финанс бүлеге, Арча районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча).

Муниципаль программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары

2019

2020

2021

Муниципаль программаның максатына ирешү индикаторлары

- халыкта терлекләрнең (мөгезле эре терлек, сыер) баш саны өлеше районда терлекләрнең гомуми күләменә карата 28 проценттан ким түгел;

- муниципаль берәмлектә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларның чагыштырмача күләме;

- ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санын 2 процентка арттыру;

- ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санын 2 процентка арттыру;

- ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда башка төр терлек (сарык, кәҗә, ат, дуңгыз) санын 2 процентка арттыру;

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәелдерү хисабына  товарлы авыл хуҗалыгы продукциясен 2 процентка арттыру;

Муниципаль программаны финанслау күләме һәм чыганаклары

 Программаның финаслау күләмнәре фараз характерында билгеләнә һәм ел саен күздә тотылган елга һәм планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзегәндә исәпкә алына

 

Терминнар, аңлатмалар һәм кулланылган кыскартулар

Шәхси ярдәмче хуҗалык  – гаиләнең шәхси авыл хуҗалыгы мөлкәте (терлек, кош-корт, хуҗалык биналары, эш кораллары).

Крестьян (фермер) хуҗалыгы (КФХ) – бергә мөлкәт белән идарә итә һәм җитерштерү яки башка хуҗалык төре алып бара торган гражданнар берләшмәсе. Крестьян-фермер хуҗалыгын теркәгәннән соң аның Башлыгы шәхси эшмәкәр – фермер була. Фермер хуҗалыгы мөлкәте милек хокукында аның әгзаларыныкы булып санала.

Кыскартулар:

Мөгезле эре терлек (МЭТ)

Шәхси эшмәкәр (ШЭ)

 

1 БҮЛЕК. ПРОБЛЕМАНЫҢ ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ ҺӘМ МУНИЦИПАЛЬ ПРОГРАММАНЫҢ МАКСАТЫ

 

1.1. Кереш өлеш

 

Аграр сектор халык хуҗалыгының мөһим өлкәсе булып тора һәм икътисадта зур роль уйный. Агросәнәгать комплексын үстерү Арча муниципаль районының икътисадый һәм социаль сәясәтенең стратегик өстенлекле юнәлешләренең берсе булып торды һәм тора.

Аграр секторда хуҗалык итүнең кече формаларының икътисадый һәм социаль ролен бәяләгәндә, дәүләт, субсидияләр, ташламалы кредитлар, авыл инфраструктурасын үстерү, әйләнә-тирә мохитне саклауны стимуллаштыру, җир һәм су ресурсларын рациональ файдалану, авыл хуҗалыгы өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр башкару, азык-төлек белән тәэмин итү системасын җәелдерү кебек инструментларны һ.б. кулланып, максатчан рәвештә  аларга ярдәм күрсәтү механизмнарын камилләштерә.

Авыл халкы мәшгульлеген һәм яшәү рәвеше сыйфатын  тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртүне оештыру өлкәсендә хуҗалык итүнең кече формаларын алга таба үстерү күз алдында тотыла. Программаның төп чараларын тормышка ашыру эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтүгә; крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә фермаларын үстерүгә; җир участокларын крестьян-фермер хуҗалыгы милке итеп рәсмиләштерүгә; шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелә торган кредит ставкаларын субсидияләүгә юнәлдерелгән. Техник һәм технологик яңартуның төп чаралары булып авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту, терлек тораклары төзү һәм аларны төзекләндерү тора.

 

1.1. Агымдагы хәлне анализлау

 

Районның гомуми мәйданы 184,4 мең гектарны тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре – 132,4 мең гектар, шуның 122,8 мең гектары сөрүлек җирләре, 608 гектары – печән җирләре, 8,8 мең гектары– көтүлекләр.

Авыл җирелегендә яшәүче халык саны – 31,7 мең кеше, бу Арча муниципаль районында яшәүче халыкның 60,7 проценты. Район составына 1 шәһәр һәм 16 авыл җирлеге, 128 торак пункт керә.

Арча районында авыл хуҗалыгының өстенлекле юнәлешләре булып ит, сөт, ашлык, җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү тора.

Районда 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли. Эре предприятиеләрдән тыш 84 крестьян-фермер хуҗалыгы, 16 шәхси ярдәмче хуҗалык теркәлгән. Аларның үсештә булганнары: Гатауллина И.Х. крестьян-фермер хуҗалыгы, Фатыхов И.К. крестьян-фермер хуҗалыгы, Хәлиуллин Д.Х. крестьян-фермер хуҗалыгы, Гарипов Х.К. крестьян-фермер хуҗалыгы, Закирҗанов Р.М. крестьян-фермер хуҗалыгы, Садыровлар шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Абдулаевлар шәхси ярдәмче хуҗалыгы һ.б. Хуҗалыклар субсидияләү, финанс ярдәме күрсәтү кебек дәүләт программаларында актив катнаша. «Эш башлаучы фермер» дәүләт программасы буенча 10 482 мең сум күләмендә финанс ярдәмен түбәндәге крестьян-фермер хуҗалыклары алды: Минхәерова Р.Р., Гарипов А.Ф., Бариева Р.Х., Шакирҗанов Р.Г., Мингазов Р.Р. «Гаилә фермасы» программасы буенча 15 949 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен Шакирҗанов Д.З. крестьян-фермер хуҗалыгы, Мөхәммәтҗанова Г.И. крестьян-фермер хуҗалыгы алды.

Шулай ук район территориясендә 16 авыл хуҗалыгы куллану кооперативы эшчәнлек алып бара. Алардан иң эреләре: «Арскэкопродукт», «Синергия», «Очкын» («Искра»). 2018 елда «Синергия» авыл хуҗалыгы куллану кооперативы эш башлаучы кооперативларга ярдәм күрсәтү дәүләт программасы буенча матди-техник базаны ныгыту өчен 5 млн. сумлык грант отты.

Узган ел район кырларында 153,5 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар, 48,3 мең тонна бәрәңге, 14,8 мең тонна яшелчә, 13,2 мең тонна техник культура үстерелде. Сөт җитештерү 58,5 мең тонна тәшкил итте. Район территориясендә 37,9 мең тонна мөгезле эре терлек үстерелде.

2015 елдан бүгенге көнгә кадәр сөт җитештерү юнәлешендә кече фермалар төзү программасы буенча районда барлыгы 20,8 млн. сумга шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 138 кече ферма төзелде. 

2018 елда Арча районы шәхси ярдәмче хуҗалыклары түбәндәге тотылган чыгымнарны кире кайтару буенча дәүләт программаларында катнашты:

- терлек алу өчен,

- кош-корт алу өчен,

- ветеринария профилактика чараларын тормышка ашыру өчен,

- сыер, кәҗә асраган өчен,

- авыл хуҗалагы ярминкәләрендә катнашкан очракта ягулык материаллары алу өчен.

Шулай итеп, 2018 елда район шәхси ярдәмче хуҗалыклары субсидия рәвешендә барлыгы 25 364 мең сум дәүләт ярдәме алды.

Шәхси эшмәкәрләр һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләре район территориясендә һәм Казан шәһәрендә үткәрелүче ярминкәләрдә актив катнаша. Куллану базарында авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне күтәрү максатында район чаралары кысаларында күргәзмәләр оештырыла.

Арча муниципаль районы порталында «Икътисад» битендә гомуми кулланудагы норматив документлар һәм актуаль мәгълүмат урнаштырыып барыла. Өстәмә рәвештә икътисад һәм финанс бүлеге тарафыннан эшләнгән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү Мәгълүмати порталы эшли, анда җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен актуаль мәгълүмат алырга, шулай ук кире элемтә мөмкинлегеннән файдаланырга мөмкин.

 

1.2. Муниципаль программаның максатлары һәм бурычлары

 

Программаның максаты – Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларының тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен шартлар булдыру.

Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1. Арча районында җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең көндәшлеген тәэмин итү.

2. Җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү.

3. Районда авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерү һәм эшкәртүне стимуллаштыру.

4. Авыл хуҗалыгында җир һәм башка табигый ресурсларны куллануның нәтиҗәлелеген үстерү.

5. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны тәэмин итү.

6. Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салуда муниципаль хакимият органнары һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү.

7. Авыл җирлегендә яшәү өчен уңайлы шартлар һәм авылга һәм авыл тормышына карата уңай мөнәсәбәт булдыру.

 

 

Раздел 2. МУНИЦИПАЛЬ ПРОГРАММАНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУНЫҢ ВАКЫТЫ ҺӘМ ЭТАПЛАРЫ

2 таблица

Муниципаль программаны тормышка ашыру вакыты

Муниципаль программаны тормышка ашыру этаплары

Муниципаль программаны тормышка ашыру этабының турыдан-туры нәтиҗәләре

2019 – 2021

Икътисадый яктан актив халыкны эшмәкәрлек эшчәнлегенә тарту

Арча районының социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсен күтәрү.

Ресурларның ачык булуын тәэмин итү

Консультация, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, норматив-хокукый тәэмин ителеш.

Кадрлар потенциалын үстерү

Эш башлаучы фермерларны укыту, дәүләт укыту программалары кысаларында аларның компетенциясен үстерү.

Җитештерүне технологик үзгәртүгә, технологияләр кертүгә ярдәм күрсәтү

Авыл хуҗалыгы техникасының яңартылган парклары, яңа терлек тораклары төзү һәм төзекләндерү яки искеләрен яңарту.

Райондагы хуҗалык итүнең кече формаларының булган инфраструктурасын үстерү

Хуҗалык итүнең кече формаларының милек программаларында катнашуын тәэмин итү, шулай ук матди-техник базаны үстерү.

Авыл туризмын үстерү

Район шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары базасында туристлар җәлеп итү нокталары. Киң таралган объектларны үз эченә алучы яңа маршрутлар булдыру.

Программаның мәгълүмати тәэмин ителеше

Халыкның вакыйгалардан хәбәрдар булуы.

 

3 БҮЛЕК. ПРОГРАММА ЧАРАЛАРЫНЫҢ ИСЕМЛЕГЕ ҺӘМ ТАСВИРЛАМАСЫ

3 таблица

 

Чараларның исеме

Башкару вакыты

Башкаручылар

Район бюджеты хисабына фнинаслау күләме (мең сумнарда

2019

2020

2021

Барысы

  1. Икътисадый яктан актив халыкны эшмәкәрлек эшчәнлегенә тарту

1.1

«Үзмәшгульлек һәм эшмәкәрлек нигезләре» үзмәшгульлек һәм эшмәкәрлеккә укытуның массакүләм программаларын төзү

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге

10,0

10,0

10,0

30,0

1.2

Районда кооперация механизмнарын үстерү буенча (квалификация күтәрү курслары, «түгәрәк өстәл», эшмәкәрләрне кабул итү һ.б.) Казан кооперация институты белән берлектә чаралар оештыру

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге

-

-

-

-

1.3

Җәйге чорда укучыларны һәм яшүсмерләрне район хуҗалыкларына эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

-

-

-

-

1.4

Авыл җирлекләрендә эшмәкәрлекне оештыру буенча башка органнар вәкилләре катнашында гражданнарны кабул итү оештыру

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Прокуратура (килешү буенча), Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы (килешү буенча)

-

-

-

 

1.5

Ит җитештерү максатында  район крестьян-фермер хуҗалыклары катнашында терлек, кош-корт сую цехлары булдыру

2020

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

-

-

-

 

1.6

 Яшь фермерлар һәм эшмәкәрләр катнашында «Эш башлаучы фермер мәктәбе» форумы үткәрү

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (килешү буенча)

50,0

60,0

70,0

180,0

1.7

Хуҗалык итүнең кече формаларының район ярминкәләрендә, шулай ук район чаралары вакытында күргәзмәләрдә катнашуын тәэмин итү

график буенча

Икътисад һәм финанс бүлеге

-

-

-

-

  1. Ресурсларның ачык булуын тәэмин итү

2.1

Арча районы порталында, шулай ук икътисад һәм финанс бүлеге сайтында гамәлдә булган дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бастыру

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

-

-

-

-

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Кадрлар потенциалын үстерү

3.1

«ТР аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы чаралары кысаларында эш башлаучы фермерларның, яшь авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренең компетенцияләрне үстерү курсларында катнашуын тәэмин итү

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

-

-

-

 

  1. Җитештерүне технологик үзгәртүгә, технологияләр кертүгә ярдәм күрсәтү

4.1

Техник паркларны яңарту буенча дәүләт ярдәме программаларында катнашу

ел саен

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

-

-

-

-

  1. Райондагы хуҗалык итүнең кече формаларының булган инфраструктурасын үстерү

5.1

Хуҗалык итүнең кече формаларының «Лизинг-грант», эш башлаучы авыл хуҗалыгы кооперативларына бирелә торган Грантлар кебек дәүләт ярдәме күрсәтү чараларында катнашуына ярдәм күрсәтү

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

-

-

-

-

5.2

Арча районы порталында, шулай ук икътисад һәм финанс бүлеге сайтында Грант бәйгеләренә документлар кабул ителә башлау турында мәгълүмат урнаштыру

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге

-

-

-

-

  1. Авыл туризмын үстерү

6.1

Туристлык хезмәтләре күрсәтергә әзер булган (район хуҗалыкларын да кертеп) маршрутлар эшләү

2019 елның 2 кварталы

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

-

-

-

-

6.2

Районда авыл туризмын популярлаштыручы брошюралар эшләү һәм бастыру

2019 елның 2 кварталы

Икътисад һәм финанс бүлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

6,0

7,0

8,0

21,0

6.3

Авыл туризмын популярлаштыручы грант бәйгеләрендә катнашу

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге

-

-

-

-

6.4

Район территориясендә «Авыл көне» туристик чарасын үткәрү

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге

50,0

60,0

70,0

180,0

  1. Программаның мәгълүмати тәэмин ителеше

7.1

Массакүләм мәгълүмат чараларында эшмәкәрлекне җәелдерү һәм эшлекле активлыкны үстерү буенча җирле үзидарә органнарының уңышлы эш тәҗрибәсен яктырту

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге

-

-

-

 

7.2

Җирле массакүләм мәгълүмат чараларында, Арча районы порталында, шулай ук икътисад һәм финанс бүлеге сайтында район территориясендә хуҗалык итүнең кече формаларының иң уңышлы дип табылган эшмәкәрлек эшчәнлеген яктырту

ел саен

Икътисад һәм финанс бүлеге

-

-

-

-

 

 

 

4 БҮЛЕК. МУНИЦИПАЛЬ ПРОГРАММА БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ ҺӘМ АНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ МЕХАНИЗМНАРЫ

 

  1. Программаның ресурс тәэмин ителешен нигезләү

Планлаштыру, хезмәттәшлек, координация һәм Программаны башкаруны контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты башкара. Ул ел саен Программа чараларының максатын, Программаны тормышка ашыру механизмнарын һәм башкаручылар составын аныклый, чараларны башкару өчен җаваплы субъектлардан Программаны үтәү барышы турында мәгълүмат соратып ала.

Программа башкару вакыты күрсәтелгән чаралар исемлеген үз эченә алган план нигезендә тормышка ашырыла. 2019–2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча Программа чаралары Программаның 2 таблицасында китерелгән.

Программага үзгәрешләрне Программа чараларының җаваплы башкаручысы кертә яки каралган таләпләр буенча Татарсатан Республикасы Хөкүмәте йәөкләмәләрен башкару максатында кертелә.

Программа ерак перспективага төзелә һәм этаплап тормышка ашыруны күздә тота. Программа чараларын тормышка ашыру өчен, Татарстан Республикасы бюджеты мөмкинлекләреннән чыгып, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары, шулай ук муниципаль берәмлек бюджеты һәм бюджеттан тыш чыганаклар акчалары тотыла.

Подпрограмманың финаслау күләмнәре фараз характерында билгеләнә һәм ел саен күздә тотылучы елга һәм планлы чоргаТатарстан Республикасы бюджеты проектын төзегәндә исәпкә алына.

 

 

5 БҮЛЕК. МУНИЦИПАЛЬ ПРОГРАММАНЫҢ МАКСАТ ИНДИКАТОРЛАРЫ

 

5.1. Максатчан Программаның икътисадый һәм социаль нәтиҗәлелеген бәяләү

 

Программаны тормышка ашыруның һәм бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын, җирле бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеге түбәндәге хисапка башкарыла:

- бюджет акчаларын максатчан булмаган чараларга куллануга юл куймау;

- бюджет акчаларын куллануның «үтә күренмәлелеген» тәэмин итү;

- бюджет акчаларын адреслы куллану.

Программа чараларын уңышлы куллану түбәндәге чараларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк:

- авыл яшьләренең районның социаль-икътисадый үсеше белән кызыксынуы һәм аларның бу процесста катнашырга әзер булуы;

- авыл җирлегендә уңай демографик тенденцияләрне үстерү һәм ныгыту;

- авыл җирлегендә социаль киеренкелекне киметү;

- яшьләрнең авылдан шәһәргә күчүен киметү;

- халыкның дәүләт структураларына ышанычын арттыру;

- авыл яшьләренең тормыш сыйфатын яхшырту.

Программаның максат индикаторлары һәм Программа чаралары бәйләнеше 3 таблицада күрсәтелгән.

 

 

4 таблица

 

Индикатор исеме

Үлчәү берәмлеге

База 2018 елдагы күләме

Муниципаль программаны тормышка ашыруның 1 елы

Муниципаль программаны тормышка ашыруның 2 елы

Муниципаль программаны тормышка ашыруның 3 елы

Терлек саны

Халыкта терлек (мөгезле эре терлек, сыерлар) саны өлеше районда терлекләрнең гомуми күләмендә (%)

29

31

33

34

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны

Муниципаль берәмлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар санын арттыру (%)

16 675

16 800

16 925

17 050

Район шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыерлар саны

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар санын ел саен 2 процентка (мең баш) арттыру

15,5

15,8

16,1

16,4

Башка терлек саны

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда башка терлек (сарык, кәҗә, ат, дуңгыз) санын ел саен 2 процентка (мең баш) арттыру

7,0

7,1

7,2

7,3

Яңа булдырылган эш урыннары саны

Эш урыннары санын арттыру (берәмлек)

15

20

25

30

Кооперативлар саны

Районда кооперативлар санын арттыру (берәмлек)

10

12

14

16

10 һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны

10 һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар санын арттыру

23

30

40

50

 

doc
Скачать текст
DOC, 162.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International