Карар 29.10.2019 №822 «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында финанс-бюджет өлкәсендә тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру Тәртипләрен раслау турында»

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 269.2 статьясына, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 99 статьясына таянып, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР бирә:

 

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының эчке муниципаль финанс тикшереп торуы органы тарафыннан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның үтәлешен тикшереп тору Тәртибен 1 нче Кушымта нигезендә расларга.
  2. Эчке муниципаль финанс тикшереп торуы органы тарафыннан финанс-бюджет өлкәсендә тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру Тәртибен 2 нче Кушымта нигезендә расларга.
  3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 20 декабрендәге 1247 номерлы “Арча муниципаль районының муниципаль финанс тикшереп торуы органы тарафыннан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның үтәлешен тикшереп тору тәртибе хакында» карарын үз көчен югалткан дип танырга.
  4. Әлеге тәртипне Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар Рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм “Интернет” челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка игълан итәргә.
  5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.Мөхәрәмовка йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                      И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 19.80 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International