Карар 20.12.2019 №1135 "Төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.  Кушымта итеп бирелгән төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын  расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.В.Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                               И.Ә.Галимуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “___”_______ 2019 ел,  №___ карарына кушымта

 

Төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү

административ регламенты

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең әлеге административ регламенты (алга таба – Регламент) төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең (алга таба – муниципаль хезмәт күрсәтү)  стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Хезмәттән файдаланучылар: физик һәм юридик затлар (алга таба – гариза бирүче).

1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәт башкаручы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге (алга таба-Бүлек).

1.3.1. Башкарма комитет урнашкан урын: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.

 Бүлек урнашкан урын: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.

Эш графигы:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8:00 сәгатьтән 17: 00гә кадәр;

җомга: 8:00 сәгатьтән 17: 00гә кадәр;

шимбә, якшәмбе: ял көннәре

Ял һәм ашау өчен тәнәфес вакыты эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.

Белешмә өчен телефон: 8 (84366) 3-00-44.

Узу шәхесне таныклау документлар буенча.

1.3.2.  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайты адресы (алга таба – «Интернет" челтәре):(http:// www.arsk.tatarstan.ru).

1.3.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү, шулай ук Бүлекнең урнашкан урыны һәм эш графигы турында мәгълүмат түбәндәгеләрдән алынырга мөмкин:

1) Башкарма комитет  биналарында гариза бирүчеләр белән эшләү өчен  урнаштырылган муниципаль хезмәт турындагы визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә.

Татарстан Республикасының дәүләт телләрендәге мәгълүмат әлеге Регламентның 1.1, 1.3.1, 2.3, 2.5, 2.8, 2.10, 2.11, 5.1 пунктларында булган муниципаль хезмәт турындагы мәгълүматларны үз эченә ала.

2) «Интернет» челтәре аша муниципаль районның рәсми сайтында (http:// www.arsk.tatarstan.ru.);

3) Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi. tatar.ru/);

4) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләр) бердәм порталында  (http://www.gosuslugi.ru/);

5) Башкарма комитетта (Бүлектә):

телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;

           язмача (шул исәптән электрон документ формасында) мөрәҗәгать иткәндә - кәгазьдә почта аша, электрон почта аша.

Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат Бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен район(-нар) администрацияләре биналарында мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге документлар нигезендә башкарыла:

2004 елның 29 декабрендәге190-ФЗ номерлы Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы (алга таба – РФ ШТК) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 03.01.2005, №1 (I өлеш), 16 б.);

          2001 елның 25 октябрендәге 136-ФЗ Россия Федерациясенең Җир кодексы (алга таба – РФ ҖК) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 29.10.2001, №44, 4147 б.);

«Россия Федерациясендә архитектура эшчәнлеге турында» 1995 елның 17 ноябрендәге 169-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - 169-ФЗ номерлы Федераль закон) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 20.11.1995, № 47, 4473 б.);

2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба– 131-ФЗ номерлы Закон) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 06.10.2003, №40, 3822 б.);

 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»гы Федераль закон (алга таба – 210-ФЗ номерлы Федераль закон) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 02.08.2010, №31, 4179 б.);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 27 сентябрендәге 797 нче номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләр һәм федераль башкарма хакимият органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасындагы үзара бәйләнешләр турында» карары (19.03.2019 ред.)  (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 03.10.2011, №40, 5559 б.);

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2015 елның  19 февралендәге 117/пр номерлы боерыгы (алга таба-117/пр боерык) (хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы http://www.pravo.gov.ru "Сөембикә", 2015, март);

 2004 елның 28 июлендәге «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (алга таба – 45-ТРЗ номерлы Закон) («Татарстан Республикасы», 03.08.2004, №155-156);

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы (алга таба-Устав);

Арча муниципаль районы башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба-БК турында Нигезләмә);

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге турында нигезләмә (алга таба-бүлек турында Нигезләмә);

Башкарма комитетның эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре (алга таба-Кагыйдәләр).

1.5. Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

- гариза бирүче – Бүлеккә телдән, язма яки электрон рәвештә муниципаль хезмәт күрсәтү турында сорау белән мөрәҗәгать иткән физик яки юридик затлар (дәүләт органнарыннан һәм аларның территориаль органнарыннан, дәүләт бюджеттан тыш фондлары органнарыннан һәм аларның территориаль органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан тыш) яисә вәкаләтле вәкилләр;

- төзүче-үзенә караган җир кишәрлегендә капиталь төзелеш объектларын төзүне, үзгәртеп коруны, капиталь ремонтлауны, шулай ук инженерлык эзләнүләрен башкаруны, әлеге объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау өчен проект документларын әзерләүне гамәлгә ашыручы физик яки юридик зат.

 техник заказчы – һөнәри нигездә эш итүче физик зат яки төзүче тарафыннан вәкаләт бирелгән һәм төзүче исеменнән инженерлык эзләнүләрен башкару, проект документларын әзерләү, капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, аларга капиталь ремонт ясау, аларны сүтү турында килешүләр төзү, бирелгән эш төрләрен башкаруга биремнәр әзерләү, инженерлык эзләнүләрен башкаручы һәм (яки) проект документларын әзерләүне, капиталь төзелеш объектларын төзүне, реконструкцияләүне, капиталь ремонт ясауны, сүтүне, әлеге эш төрләрен башкару өчен кирәкле материаллар һәм документлар әзерләү, проект документларын раслау, капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен кирәкле шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарда каралган башка функцияләрне гамәлгә ашыручы, төзүче- техник заказчының функцияләрен мөстәкыйль башкарырга хокуклы юридик зат;

Төзелешкә рөхсәт, төзелеш, реконструкциянең аерым этапларына бирелә торган очраклардан тыш, капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты белән каралган бөтен вакытка бирелә. Шәхси торак төзелешенә рөхсәт ун елга бирелә.

Төзелешкә рөхсәт бирү түбәндәге очракта таләп ителми:

1) физик затка эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган максатлар өчен бирелгән җир кишәрлегендә гараж төзү яисә бакчачылык, дача хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегендә төзелеш;

2) капиталь төзелеш объектлары (киосклар, навеслар һәм башкалар) булмаган объектларны төзү, реконструкцияләү);

3) җир кишәрлегендә ярдәмче куллану корылмаларын төзү;

4) капиталь төзелеш объектларын һәм (яки) аларның өлешләрен үзгәртүләр, әгәр мондый үзгәрешләр аларның ышанычлылыгы һәм иминлегенең конструктив һәм башка характеристикаларына кагылмаса һәм шәһәр төзелеше регламентында билгеләнгән рөхсәт ителгән төзелешнең, үзгәртеп коруның чик параметрларыннан артмаса;

4.1) капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау;

5) Шәһәр төзелеше кодексы, Россия Федерациясе субъектларының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы  законнары нигезендә төзелешкә рөхсәт алу таләп ителми торган башка очракларда;

Төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу срогын озайту төзүченең кимендә алтмыш көн алдан бирелгән  гаризасы буенча, мондый рөхсәтнең гамәлдә булу срогы чыкканчы  мөмкин. Төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайту,  капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү мондый гариза бирү вакыты чыкканчы башланмаган очракта рөхсәт ителми.

дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урыны – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру Кагыйдәләрен раслау турында» 1376 нчы номерлы карары белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренең 34 пункты нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районының (шәһәр округының) шәһәр яки авыл җирлегендә төзелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәгенең территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офисы);

 техник хата – муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән һәм документларга кертелгән мәгълүматларның (муниципаль хезмәт нәтиҗәсенең) документлардагы мәгълүматларга туры килмәвенә  китергән хата (хата, ялгыш, грамматик яки арифметик хата яки шундый хата);Әлеге Регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба – гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы мөрәҗәгать

pdf
Скачать текст
PDF, 5.97 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International