Карар 23.12.2019 №1150" Төзелгән территорияләрне үстерүгә җир кишәрлекләре бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Татарстан Республикасы Арча районы прокурорының 2019 елның 25 июлендәге 02-08-04/143/2019 номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, "Торак төзелешен хокукый җайга салу өлкәсендә законнарны бозуны бетерү турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

       1. Төзелгән территорияләрне үстерүгә җир кишәрлекләре бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын расларга.

       2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И.Игнатовка йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                      И.Ә.Галимуллин                 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.21 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International