Карар 23.12.2019 №1152 "Торак төзелеше өчен дәүләт яки муниципаль милектәге җирләрнең җир кишәрлекләрен арендалауга хокук шартнамәсе төзү яисә дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген аукционда сату нәтиҗәләре буенча җир кишәрлеген арендалау яки сату-алу шартнамәсе төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламетын раслау турында"

Татарстан Республикасы Арча районы прокурорының 2019 елның 25 июлендәге 02-08-04/143/2019 нчы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, "Торак төзелешен хокукый җайга салу өлкәсендә законнарны бозуны бетерү турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1. Торак төзелеше өчен  дәүләт яки муниципаль милектәге җирләрнең җир кишәрлекләрен арендалауга хокук шартнамәсе төзү яисә дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген аукционда сату нәтиҗәләре буенча җир кишәрлеген арендалау яки сату-алу шартнамәсе төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламетын расларга.

 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарны үтәлешен контрольдә тотуны Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И.Игнатовка йөкләргә.

 

Җитәкче                                                      И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 6.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International