Карар 28.12.2020 №1063 "2021 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыру турында"

Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар тукландыру нормаларын үтәүне тәэмин итү максатыннан, “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон (79 статья, 7 пункт), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 06 октябрендәге 908 номерлы  “Дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны раслау турында” карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 21 сентябрендәге 851 номерлы “2021 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында” карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

1.1.  Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларны уку чорында 8,00 сум (көн саен) субсидиядән торган суммага һәм 20,00 сум күләмендә ата-аналар түләвенә  кайнар ризык белән тукландыруны оештырырга.

1.2.   Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучы 4 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә балаларын, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җирле бюджет акчалары һәм мәктәп яны участогы керемнәре исәбеннән 28,00 сум күләмендә кайнар ризык белән тукландыруны оештырырга.

1.3.  2021 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы бер укучыга уку чорында көненә 53,41 сум күләмендә  бушлай кайнар ризык белән туклану  оештырырга. 

1.4.   4 һәм аннан күбрәк бала, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар булган гаиләләр өчен кайнар ризык белән тәэмин итүне түләүсез оештыру рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында локаль-хокукый акт кабул итәргә.
           2. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет учреждениесенә (Р.Д. Мөхәммәдьяров) түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

- укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән акчаларны максатчан куллануны һәм исәпкә алуны контрольдә тоту, мәктәп ашлары ассортиментын мәктәп яны участокларында җитештерелгән продукция исәбенә баету эшен көчәйтергә;

- иртәнге һәм төшке ашның нормаларын һәм сыйфатын исәпкә алып барырга һәм тикшереп торырга;
          - гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез китерелүен көйләргә һәм тикшереп торырга.

3.      «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» МКУнә (С.П. Галимова) 2021 елга Арча муниципаль районы бюджетында каралган ассигнованиеләр чикләрендә, уку чорында гомуми белем бирү учреждениеләренең барлык укучылары өчен кайнар ризык белән туклануны оештыруга бәйле финанслауны гамәлгә ашырырга.
          4. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чаралары күрсәтүче органнар Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм ЕГИССО операторы билгеләгән тәртиптә һәм күләмнәрдә социаль тәэминатның Бердәм дәүләт системасын (алга таба - ЕГИССО) куллану юлы белән күрсәтелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерүне тәэмин итәләр.

5. “2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында” Арча муниципаль районы башкарма комитетының 02.03.2020 ел, №125 карарының үз көчен югалткан дип танырга (28.09.2020 ел, № 737 үзгәрешләр белән).
          6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

          7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Т.Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                               Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International