Карар 30.12.2020 №1078 "«2021-2023 елларга Арча муниципаль районы мәгарифен үстерү» муниципаль программасын раслау турында "

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Мәгариф турында» 2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1."2021-2023 елларга Арча муниципаль районы мәгарифен үстерү» муниципаль программасын расларга.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2017 елның 06 апрелендәге 360 номерлы «2017-2021 елларга Арча муниципаль районы мәгарифен үстерү» муниципаль программасын раслау турында (28.12.2017  № 1498; 18.10.2019 № 806 үзгәрешләр белән) карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының ФБП» МКУнә тәкъдим итәргә (С.П. Галимова):

3.1. Программаны финанслауны бу максатларга җирле бюджетта каралган ассигнованиеләр чикләрендә гамәлгә ашырырга.

3.2. Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда чираттагы финанс елына муниципаль программа чараларын финанслау күләмнәрен җыелма бюджет бүленешенә кертергә.

4. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» МУ (Р.Д.Мөхәммәдияров) муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруны координацияләүне тәэмин итәргә.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Т.Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                      Р.Р.Мөхәрәмов   

pdf
Скачать текст
PDF, 27.41 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International