Карар 11.03.2021 №164 "«Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 27 декабрендәге 951 номерлы карары белән расланган файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча районы прокуратурасының 08.02-08-02/12-2021 номерлы протесты нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән “Россия Федерациясендә электр энергиясен (куәтләрен) исәпкә алу системаларын үстерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 27 декабрендәге 522-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2020 елның 27 декабрендәге 951 номерлы карары белән расланган объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

 

 

 

 

 

 

 

2.6. Норматив хокукый актлар нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары карамагындагы һәм гариза бирүче тапшырырга хокуклы документларның тулы исемлеге, шулай ук гариза бирүченең аларны, шул исәптән электрон формада алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе; әлеге документлар алар карамагында булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки оешма

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына:

1) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматлар тупланган өземтә;

2) төзелешкә рөхсәт алу өчен яки линияле объектны төзегәндә, үзгәртеп корганда, территорияне планлаштыру проекты һәм территорияне ызанлау проекты өчен тәкъдим ителгән җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы;

3) төзелешкә рөхсәт;

4) капиталь төзелеш объектын кабул итү акты (төзелеш, реконструкцияләүне гамәлгә ашыру очрагында, төзелеш подряды килешүе нигезендә);

5) төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының параметрларының проект документларына туры килүен раслый торган акт (әлеге Кодексның 49 статьясындагы 5 өлешенең 1 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килү өлешендә), шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә туры килү-килмәвен раслый торган һәм төзелешне гамәлгә ашыручы зат тарафыннан имзаланган (төзелешне гамәлгә ашыручы зат, төзүче яисә техник заказчы, төзелеш подряды килешүе нигезендә төзелеш, үзгәртеп коруны гамәлгә ашырган очракта, шулай ук төзелеш контролен гамәлгә ашыручы зат тарафыннан, шартнамә нигезендә төзелеш контролен гамәлгә ашырган очракта, төзелеш контролен гамәлгә ашыру очрагында);

6) төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник шартларга туры килүен раслый торган һәм инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләрен эксплуатацияләүне гамәлгә ашыручы оешма вәкилләре (алар булганда) кул куйган документлар, шулай ук күпфатирлы йортларда  электр энергиясен исәпкә алу приборларын файдалануга гарантияле тапшыруны раслый торган документлар.

Гариза бирүче тапшырырга хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе әлеге регламентның 2.5 пунктында  билгеләнгән.

Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган югарыда санап үтелгән документларны мөрәҗәгать итүчедән таләп итү тыела.

Гариза бирүче тарафыннан югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны үз эченә алган документларның тапшырылмавы мөрәҗәгать итүчегә хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез була алмый

 

2.14 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган урыннарга, көтеп тору залына, муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы соратуларны тутыру урыннарына, һәр муниципаль хезмәт күрсәтү үрнәкләре булган мәгълүмат стендларына һәм һәр муниципаль хезмәт күрсәтү, мондый хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиа мәгълүматларын урнаштыру һәм рәсмиләштерү өчен, шул исәптән инвалидларны социаль яклау турында Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә күрсәтелгән объектларның инвалидлар өчен йөри алырлык булуын тәэмин итүгә карата таләпләр.

Муниципаль хезмәт күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган бүлмәләрдә башкарыла.

Мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү урыннары документларны рәсмиләштерү өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмат стендлары белән җиһазландырыла.

Инвалидларның муниципаль хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керү мөмкинлеге тәэмин ителә (бинага уңайлы керү-чыгу һәм аның эчендә хәрәкәт итү).

Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текстлы һәм мультимедиа мәгълүматы мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алып урнаштырыла.

Инвалидларны социаль яклау турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү урынына каршылыксыз керү максатларында түбәндәгеләр тәэмин ителә:

күрү һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү функцияләрендә зур тайпылышлар булган инвалидларны озатып йөрү һәм аларга ярдәм итү;

2) транспорт чарасына утырту һәм аннан төшерү мөмкинлеге, шул исәптән кресло-колясканы файдаланып;

чикләнгән тормыш эшчәнлеген исәпкә алып, инвалидларның бинага, бүлмәләргә тоткарлыксыз үтеп керүен һәм күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалана алуын тәэмин итү өчен җиһазларны һәм мәгълүмат чыганакларын тиешенчә урнаштыру;

инвалидларга кирәкле тавышлы һәм күрмә мәгълүматны, шулай ук язуларны, билгеләрне һәм башка текстлы һәм график мәгълүматны рельефлы-нокталы Брайль шрифты белән башкарылган билгеләр ярдәмендә кабатлау;

5) сурдотәрҗемәче һәм тифлосурдотәрҗемәче кертү;

6) «Озатып йөрүче этне махсус укытуны раслаучы документ формасын һәм аны бирү тәртибен раслау турында" Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2015 елның 22 июнендәге 386н номерлы боерыгы белән билгеләнгән тәртиптә һәм форма буенча  бирелгән  аны махсус укытуны раслый торган  документ булганда, озатып йөрүче этне кертү.

Муниципаль хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырыла торган объектлардан һәм әлеге пунктның 1 - 4 пунктчаларында күрсәтелгән муниципаль хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган чаралардан инвалидларның файдалана алуын тәэмин итү өлешендә таләпләр 2016 елның 1 июленнән соң файдалануга тапшырылган яисә модернизация узган объектларга һәм чараларга карата кулланыла.

 

 

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http:arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                     Р.Р. Мөхәрәмов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International