Карар 19.11.2021 №1925 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында ихтыярыйлыкны (волонтерлыкны) үстерү буенча Совет төзү турында"

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Арча муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы ихтыярыйлык (волонтерлык) җәмгыятен үстерү һәм ирекле берләшмәләр эшчәнлегенә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында ихтыярыйлыкны (волонтерлыкны) үстерү буенча Совет булдырырга.
  2. Расларга:
    1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында ихтыярыйлыкны (волонтерлыкны) үстерү буенча Совет турында Нигезләмәне (1 нче кушымта).
    2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында ихтыярыйлыкны (волонтерлыкны) үстерү буенча  Совет составын (2 нче кушымта).
  3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтына урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары   Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                   Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.24 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International