Карар 28.12.2021 №2282 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда туган сораулар буенча комиссия төзү турында"

«Дәүләт яисә муниципаль милектәге дини билгеләнештәге мөлкәтне дини оешмаларга тапшыру турында» 2010 елның 30 декабрендәге 327-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге  дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда туган сораулар буенча комиссия төзергә.
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге  дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда туган сораулар буенча комиссия турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә расларга.
  3.  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге  дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда туган сораулар буенча комиссия составын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

4.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

          5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г. Сираҗиевка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                            Р. Р. Мөхәрәмов                                     

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы 

Арча муниципаль районы

Башкарма комитетының

 ____________ел,  № ____

карарына 1 нче кушымта

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге  дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда туган сораулар буенча комиссия турында нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

  1. Әлеге нигезләмә (алга таба –Нигезләмә)  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда туган сораулар буенча комиссия  (алга таба - комиссия)  төзү һәм аның эшчәнлек тәртибен билгели.

1.2. Комиссия үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Россия Федерациясе Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, Татарстан Республикасы Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының норматив хокукый актларына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

1.3. Комиссия үз компетенциясе нигезендә кабул иткән карарлар дини оешмаларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында карарлар кабул итү өчен нигез була.

 

  1. Комиссиянең төп бурычлары
    1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге  дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда барлыкка килә торган каршылыкларны җайга салу.
  2. Дини оешмага дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында карар кабул итүгә бәйле рәвештә физик һәм юридик затларның хокуклары һәм (яки) законлы мәнфәгатьләре бозылу яки дини оешманың гаризасын караганда вәкаләтле органның гамәлләре (гамәл кылмавы) турында физик һәм юридик затларның гаризаларын карау.

 

  1. Комиссиянең төп функцияләре
    1. Комиссия үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә:
      1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарыннан һәм оешмалардан үзенә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен кирәкле мәгълүматны соратып ала.
      2. Үз утырышларында комиссия компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары, дин белеме, культурология, хокук һәм башка өлкәләрдәге оешмалар һәм белгечләр вәкилләрен  тыңлый.
      3. Үз компетенциясе чикләрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге дини билгеләнештәге мөлкәтне дини оешмаларга тапшыру яки тапшырудан баш тарту турында вәкаләтле органга тәкъдим белән нигезләнгән карар кабул итә.

 

  1. Комиссиянең хокуклары
    1. Комиссиянең хокуклары:
      1.  Комиссия эшендә катнашу өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары, дин белеме, культурология, хокук һәм башка өлкәләрдә оешмалар һәм белгечләр җәлеп итәргә.
      2. Комиссия компетенциясенә керә торган мәсьәләләрне карау өчен эшче төркемнәр төзергә.

 

  1. Комиссия эшчәнлеге тәртибе
    1. Комиссия составына комиссия рәисе, комиссия секретаре һәм комиссиянең башка әгъзалары керә.
    2. Комиссия рәисе комиссия эшчәнлеге белән җитәкчелек итүне  башкара.
    3. Комиссия утырышлары әлеге Нигезләмә нигезендә комиссиянең хәл ителүен таләп итә торган мәсьәләләр барлыкка килгән саен уздырыла. Комиссия рәисе карары буенча комиссиянең күчмә утырышлары уздырыла ала.
    4.  Комиссия утырышларын оештыру, үткәрү һәм ул кабул иткән карарларның үтәлешен тикшереп тору комиссия рәисенә йөкләнә. Комиссия утырышы, анда әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашса, хокуклы дип санала. Комиссия әгъзасы  утырышта катнашмаса, карала торган мәсьәләләр буенча үз фикерен язма рәвештә бәян итәргә хокуклы.
    5. Комиссия карары комиссия утырышында катнашучыларның күпчелек тавышы белән кабул ителә һәм утырыш беркетмәсе белән рәсмиләштерелә, утырыш рәисе һәм комиссия секретаре тарафыннан имзалана.

Комиссия әгъзаларының тавышлары тигез булганда, комиссия рәисенең тавышы хәлиткеч булып тора.

Комиссия әгъзаларының кабул ителгән карар белән килешмәгән аерым фикере комиссия карары кушымтасы рәвешендә рәсмиләштерелә.

  1. Комиссия карары, шулай ук комиссия әгъзаларының әлеге карар белән килешмәгән аерым фикере 7 көн эчендә Интернет челтәрендә урнаштыру өчен вәкаләтле органга җибәрелә.

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы 

Арча муниципаль районы

Башкарма комитетының

 ____________ел,  № ____

карарына 2 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге  дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда туган сораулар буенча комиссия составы

 

Галимуллин И. Ә.

Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, комиссия рәисе;

Гыйләҗиев Б.Р.

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы баш белгече, комиссия секретаре (килешү буенча);

Комиссия әгъзалары:

Сираҗиев И.Г.

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе (килешү буенча);

Фазылов Р.Р.

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы;

Сәгыйтова Л.Г.

Арча район Советының юридик мәсьәләләр бүлеге башлыгы (килешү буенча);

Миңнемуллин Ә.З.

 Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы-Җирле мөселман дини оешмасының имам-мөхтәсибе - Арча районы мөхтәсибе - (килешү буенча);

Кондаков Л.В.

 Рус православ чиркәве Казан епархиясенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре Покров  чиркәвенең  җирле православие дини оешмасының мәхәллә советы рәисе һәм башлыгы  (килешү буенча);

Җирлек башлыклары (килешү буенча)

pdf
Скачать текст
PDF, 2.86 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International