Карар 03.03.2022 №151 "«2022 - 2025 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын раслау турында"

«Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 17 декабрендәге 1050 номерлы карары белән расланган, «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 3 октябрендәге 888 номерлы карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 30 декабрендәге 1710 номерлы карары белән расланган «Россия Федерациясе гражданнарын сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программаларының аерым чараларын гамәлгә ашыру максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2022 - 2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын (алга таба - Программа)  кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Программаның  заказчы - координаторы итеп билгеләргә.

3. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда мөмкинлекләрне исәпкә алып һәм әлеге максатларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан җибәрелә торган акчалар чикләрендә Программа чараларын гамәлгә ашыруны фининслауны күздә тотарга.

4. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

«2019 - 2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында» 2018 елның 27 11 декабрендәге 1197 номерлы карарын;

«2019 - 2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»  муниципаль  программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 27 декабрендәге 1197 номерлы карары белән расланган «2019 - 2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 16 декабрендәге 1103 номерлы карарын.      

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә .

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                           И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 30.63 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International