Карар 03.05.2022 №344 "«2022 елгы кыр эшләрендә эшләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында конкурс уздыру турындагы Нигезләмәне раслау хакында»"

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең үсемлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруда югары нәтиҗәләргә ирешү, хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, технологик процессларны оптималь срокларда башкару белән кызыксынуларын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. 2022 елгы кыр эшләрендә эшләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында конкурс уздыру турындагы Нигезләмәне расларга. (1 нче кушымта).

2. 2022 елгы кыр эшләрендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең алдынгы хезмәткәрләрен билгеләү буенча конкурс комиссиясе составын расларга (Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезләмәгә).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http: pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М. Гатиятовка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                  Р.Д.Шәгиәхмәтов

pdf
Скачать текст
PDF, 6.22 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International