Карар 07.06.2022 №434 "2022 елга муниципаль юл фонды акчалары исәбеннән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл эшләре муниципаль программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча район башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2022 елга муниципаль юл фонды акчалары исәбеннән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл эшләре муниципаль программасын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.Ә. Кадыйровка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                     Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.17 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International