Карар 22.07.2022 №691 "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш), шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук сөт җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау максатларында товар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүче физик затларга субсидияләр бирүне җайга сала торган норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 6 сентябрендәге 887 номерлы карары нигезендә, шулай ук физик затларга сөт җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау, шулай ук Арча муниципаль районында сыерларның баш санын саклау һәм арттыру буенча чаралар күрү максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

1.1. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында Нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә;

1.2. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга җибәрелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану буенча   комиссия составын 2 нче кушымта нигезендә.

1.3. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга җибәрелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану буенча  комиссия турында нигезләмәне 3 нче кушымта нигезендә.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлегенә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү шартларын һәм тәртибен районның авыл җирлекләре башлыкларына җиткерергә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

4. "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы нигезләмәне раслау хакында" Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга (04.09.2020 № 687; 13.11.2020 № 897; 19.02.2021 № 94; 16.04.2021 № 283; 01.09.2021 №643; 22.12.2021 № 2268 үзгәрешләр белән).

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Д. Шаһиәхмәтовка йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                                    Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 8.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International