Карар 09.03.2023 №254 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында нигезләмәне раслау хакында"

   «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68 - ФЗ номерлы федераль закон,  «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, «01 телефон номеры нигезендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының бердәм дежур–диспетчерлык хезмәтләре эшчәнлеген оештыру турында»  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 27 августындагы  458 номерлы карары нигезендә, Арча муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәл шартларында дежур һәм диспетчер хезмәтләренең уртак гамәлләрен координацияләү максатыннан,  Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында нигезләмәне (алга таба-Нигезләмә) 1 нче кушымта нигезендә расларга.

2.  «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 13 декабрендәге 1127 номерлы карарына 1 нче кушымта үз көчен югалткан дип танырга.  

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

 

Башкарма

комитет җитәкчесе                                                                                    Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 16.31 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International