Карар 09.03.2023 №253 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында финанс-бюджет өлкәсендә контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 29 октябрендәге 822 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм 2022 елда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларының үтәлеше үзенчәлекләрен билгеләү турында» 2021 елның 29 ноябрендәге 384-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында финанс-бюджет өлкәсендә контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 29 октябрендәге 822 номерлы карарына (Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 15.04.2020 ел, №302 карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- 2 нче кушымтаның I бүлегендәге 7 пунктның з  пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«з) бюджеттан һәм (яисә) муниципаль контрактлардан акча бирү турындагы шартнамәләрне (килешүләрне) үтәү максатларында төзелгән шартнамәләр (килешүләр) буенча башкаручылар (тәэмин итүчеләр, подрядчылар)».        

 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                               Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 700.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International