Карар 31.03.2023 №399 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы физкультура- спорт оешмалары хезмәткәрләренә - яшь белгечләргә акчалата түләүләр билгеләү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 3 мартындагы 126 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

"Татарстан Республикасы спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренә - яшь белгечләргә акчалата түләүләр билгеләү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.10.2019 № 979 карары белән расланган "Аларга карата  гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы башкара торган Татарстан Республикасы спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы дәүләт физкультура- спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә - яшь белгечләргә акчалата түләүләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында" 2021 елның 03 июлендәге 537 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы физкультура- спорт оешмалары хезмәткәрләренә - яшь белгечләргә акчалата түләүләр билгеләү турында" Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 3 мартындагы 126 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) карарның 1 пунктының икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә 2 510 сум күләмендә, әмма аена 2 510 сумнан артмый;»;

2) "Аларга карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен Арча муниципаль районы Башкарма комитеты башкара торган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура- спорт оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә акчалата түләү бирү тәртибе" дигән 1 нче кушымтада:

2.1) 1 нче пунктның икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә 2 510 сум күләмендә, әмма аена 2 510 сумнан артмый.»;

2.2) 3 пунктта 30 яшькә кадәр сүзләрен 35 яшькә кадәр сүзләр белән алыштырырга;

2.3) 9 нчы пунктта "P - хезмәткәрләргә - яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү 1 111 сум күләмендә" дигән сүзләрне «P- хезмәткәрләргә -яшь белгечләргә стимуллаштыручы өстәмә түләү 2510 сум күләмендә" дигән сүзләр белән алыштырырга;";

3) "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура -спорт оешмалары хезмәткәрләренә субсидия бирү турында килешү формасы" дигән 2 нче кушымтаны әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo/tatarstan/ru) һәм Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән  халыкка игълан итәргә (http://arsk/tatarstan/ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                  Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.24 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International