Карар 04.08.2023 №671 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре тарафыннан өйдә укыту оештырылган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны һәм инвалид балаларны ике тапкыр түләүсез туклану, шул исәптән түләүсез ике тапкыр туклануны акчалата компенсация белән алыштыру мөмкинлеге белән тәэмин итү тәртибен раслау турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 79 статьясының 7, 7.1, 7.2 өлешләренә, «Мәгариф турында» 2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 15 статьясының 6.1 өлешенә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының 2023 елның 28 февралендәге 2351/23 номерлы хатын исәпкә алып, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре тарафыннан өйдә белем алу оештырылган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны һәм инвалид балаларны ике тапкыр түләүсез туклану, шул исәптән ике тапкыр түләүсез туклануны акчалата компенсация белән алыштыру мөмкинлеге белән тәэмин итү тәртибен расларга.

2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә әлеге карар буенча финанслауны тәэмин итәргә тәкъдим итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән  халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                      Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.88 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International