Карар 22.09.2023 №809 ""Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында" Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 22 декабрендәге 691 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2022 елның 28 декабрендәге 1137 номерлы үзгәреш белән)"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында" Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 22 декабрендәге 691 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

"Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга киткән чыгымнарны каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе составы" (2022 елның 28 декабрендәге  1137 номерлы үзгәреш белән) дигән 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә һәм расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Н. Габделгазизовка йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                                                 Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.11 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International