Карар 30.11.2023 №1071 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказ формалаштырганда социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында"

«Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» 2020 елның 13 июлендәге 189-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясындагы 3 өлешенә ярашлы рәвештә (алга таба – Федераль закон), «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары (җирле үзидарә органнары) тарафыннан социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтүне оештыру турында карарлар кабул итүгә гомуми таләпләрне раслау хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 октябрендәге 1678 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
            

  1. «Федераль закон нигезләмәләренә ярашлы рәвештә Арча муниципаль районы территориясендә өстәмә белем бирү программаларын (сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәри программалардан тыш) гамәлгә ашыру» эшчәнлеге юнәлеше буенча социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне (алга таба – социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләре) оештырырга.
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетын социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказны раслаучы вәкаләтле орган итеп билгеләргә. 
  3. Федераль законның 9 статьясындагы 2 өлешенең 1 пунктында каралган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүчеләрне сайлап алуның конкурентлык ысулын кулланып, әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән эшчәнлек юнәлеше буенча Федераль закон нигезендә  «Мәгариф» илкүләм проектының  «Һәр баланың уңышы» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 2023-2024 елларда  Арча муниципаль районы территориясендә балаларга өстәмә белем бирүне персональләштерелгән финанслау системасын кертү өлешендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказ формалаштыру һәм үтәү гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.
  4.  Әлеге карарның 3 пунктында күрсәтелгән хезмәтләрне башкару ысулын куллану әлеге карарның 1 нче кушымтасы нигезендә социаль өлкәдә хезмәтләр күрсәтүне башкаручылар тарафыннан күрсәтелгән муниципаль хезмәт күрсәтүләргә карата гамәлгә ашырыла дип билгеләргә («балалар сәнгать мәктәбе», «балалар музыка мәктәбе», «балалар хор мәктәбе», «балалар сәнгать мәктәбе», «балалар хореография мәктәбе», «балалар театр мәктәбе», «балалар цирк мәктәбе»,  «балалар өчен сәнгать мәктәбе» дигән махсус исемнәре булган балаларга өстәмә белем бирү оешмаларыннан тыш). 
  5. Түбәндәгеләрне расларга:

5.1.  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын сынау планын (2 нче кушымта).

5.2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру механизмнарын сынау кысаларында уздырыла торган чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре таблицасын (3 нче кушымта).

5.3. Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча эшче төркем турында нигезләмәне (4 нче кушымта).

5.4. Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча эшче төркем составын (5 нче кушымта).

6. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә  муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыруны мәгълүмати тәэмин итү тәртибен билгеләү максатларында түбәндәгеләрне билгеләргә:

6.1. Вәкаләтле органнар, хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар, хезмәт күрсәтүләрне башкаручылар, хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларны сайлап алуда катнашучылар, башка юридик һәм физик затлар арасында түбәндәге документларның исемлеге алмашу электрон документлар рәвешендә гамәлгә ашырыла:

1) социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказ;

2) социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказның үтәлеше турында хисап;

3) социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүләрне башкаручылар реестрына кертүгә хезмәт күрсәтүләрне башкаручы гаризасы;

4) муниципаль хезмәт алуга социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүгә бәйле чыгымнарны финанслау (каплау) турында килешү;

5) социаль сертификат нигезендә «балалар өчен өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гаризасы (уку һәм социаль сертификат алу турында гариза);

6) «балалар өчен өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен алуга социаль сертификат;

7) балалар өчен өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру максатларында төзелгән социаль сертификат алучы белән хезмәтләр күрсәтүне башкаручы арасында шартнамә;

6.2. Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру максатларында кулланыла торган дәүләт мәгълүмат системалары:

«Электрон бюджет» иҗтимагый финанс белән идарә итүнең дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасы;

«Муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы;

«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының өстәмә белем навигаторы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (алга таба - «Навигатор» ИС);

учреждениеләр, программалар, өстәмә белем бирү чаралары буенча белешмәләр һәм балаларны регионнарда өстәмә белем белән тәэмин итүнең төп статистик күрсәткечләрен җыюның һәм анализлауның автоматлаштырылган бердәм мәгълүмат системасы (ЕАИС ДО).

6.3.  "Навигатор" ИСтан файдаланып формалаша торган мәгълүмат һәм документлар исемлеге:

әлеге карарның 6.1. пунктының 3-7 бүлекләрендә каралган документлар;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының норматив хокукый актларында каралган башка документлар һәм мәгълүмат.

            7. Федераль законда каралган мәгълүмат һәм документлар Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 2016 елның 28 декабрендәге 243н номерлы боерыгы белән билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында урнаштырылырга тиеш.

            8. Әлеге карарның 6.1 пунктының 1 пунктчасында каралган документны төзү һәм раслау 2023 елда кәгазь чыганакта башкарыла.

Әлеге карарның 6.1 пунктының 4 пунктчасында каралган документны формалаштыру 2023 елда кәгазь чыганакта аны «Навигатор» ИС хезмәтеннән файдаланып, электрон документ рәвешендә формалаштыруның техник мөмкинлеге булмаган очракта башкарыла.

            9. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә күрсәтелгән социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү механизмнарын сынау кысаларында уздырыла торган чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең төп зурлыкларының һәм максатчан юнәлешләренең санлы күрсәткечләрен билгеләү Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тәкъдим иткән методология нигезендә конкуренция дәрәҗәсенә һәм социаль хезмәтләр базарының өлгергәнлегенә факторлы анализ ясау юлы белән гамәлгә ашырыла.

10. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru/ адресы буенча бастырып чыгарырга һәм «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте органының һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә муниципаль берәмлекләре бердәм порталы составында,  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

           

11. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

         

 

Җитәкче  вазыйфасын башкаручы                                           И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 8.84 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International