Карар 18.12.2023 №1173 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында» 03.03.2021 №130 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары (31.05.2022 №408 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районының административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында"

«Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә һәм җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча бирелгән дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында» 03.03.2021 №130 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары (31.05.2022 №408 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районының административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында  (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                 Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 990.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International